Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иминлегебезне бергәләп кайгыртыйк

Безнең хәзер тормышны бик үк тыныч дип әйтеп булмый. Чөнки терроризмга бәйле бәла-казалар әледән-әле ишетелеп тора. Күптән түгел республикада булган хәлләр дә моңа ачык дәлил. Тора салып чиркәүләргә ут төртеп яндырулар кемнәрнеңдер усал нияте белән эшләнде. Менә шундый кире көчләр безне җиңмәсен өчен, бу заманда һәркайсыбызга сак яшәргә кирәклеге аңлашыла....

Безнең хәзер тормышны бик үк тыныч дип әйтеп булмый. Чөнки терроризмга бәйле бәла-казалар әледән-әле ишетелеп тора. Күптән түгел республикада булган хәлләр дә моңа ачык дәлил. Тора салып чиркәүләргә ут төртеп яндырулар кемнәрнеңдер усал нияте белән эшләнде. Менә шундый кире көчләр безне җиңмәсен өчен, бу заманда һәркайсыбызга сак яшәргә кирәклеге аңлашыла.
- РФ Хөкүмәте илдә дәүләт властен үзәкләштерүгә һәм ныгытуга юнәлтелгән сәяси курс алып барганда, аның икътисади потенциалы ныгыганда гражданнарны милләтенә һәм дини билгеләренә карап бүлүне пропагандалаучы хәрәкәтләр дә яшәп килә, - дип сөйли бу уңайдан РФ Федераль иминлек идарәсенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Анатолий
Григорьев. - Дини экстремистик оешмалар аеруча зур куркыныч тудыра. Бөтен конфессияләр толерантлыгы һәм бердәмлеге принцибы буенча яшәүче Россиядә алар динне үзләренең террорчылык эшчәнлеген яшерү өчен куллана. Шул сәбәпле һәм террорчылыкка бәйле янаулар арту сәбәпле якыннарың терракт корбанына әйләндермәү һәркайсыбызның максаты булып тора. Шуңа күрә әйләнә-тирәдәге шикле әйберләргә һәм кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.
А.Григорьев аңлатуынча, террорчылык уты кабызырга ниятләүче кешеләр, гадәттә, республикага йә җәяү, йә булмаса автомобиль һәм электр транспортында үтеп керә. Алар үзләренә урнашырлык урын, база эзли башлый. Аның өчен алар иске ташландык биналарны файдаланырга мөмкин. Шуңа күрә урманчылык һәм ау хуҗалыгы хезмәткәрләренә, авыл җирлегендә яшәүчеләргә, участковыйларга бик игътибарлы булыр­га кирәк.
Экстремизмны гомуми көч һәм тырышлык белән җиңеп була. Экстремизм ул теләсә-кайсы очракта гражданнар хокукын һәм иреген боза, Россиянең халыкара абруен төшерә. Шуңа бәйле рәвештә Яшел Үзән ФСБ бүлеге җитәкчесе торак секторында яшәүчеләргә сак һәм тирә-юньгә игътибарлы яшәүне искәртә. Әйтик, биналардан ниндидер таныш булмаган исләр килсә, коллектор һәм су чыганакларыннан кискен химик ис таралса, биналар яисә йорт тирәсендә гадәттән тыш үзгәрешләр күзәтелсә, радикаль дини хәрәкәтләр ишетелсә, кеше фатирында вакытлыча яшәүче шик­ле яисә сезон буенча киенмәгән кешеләр һәм башка шикле әйберләр очраса, берсен дә игътибарсыз калдырырга ярамый.
Шундыйларга тап булганда тиеш­ле урыннарга хәбәр итәргә кирәк. ФСБның Яшел Үзән бүлегенең тәүлек буе эшләүче телефоннары:
4-23-86, 4-20-44.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев