Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү язы – Яшел Үзәндә

Бөек Җиңүнең 67нче язын Яшел Үзән традиция буенча яу кырында башын салганнар хөрмәтенә кабызылган Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлый. Гүзәл Минһаҗева Җиңү паркы каршындагы мәйданда укучы яшьләрдән торган парад, хәрби техника, предприятиеләрнең чәчәкләргә күмелгән колонналары тантана башлануны көтә. Менә хәрби комиссар тантанага барысының да әзерлеген хәбәр итә һәм Бөек Җиңү...

Бөек Җиңүнең 67нче язын Яшел Үзән традиция буенча яу кырында башын салганнар хөрмәтенә кабызылган Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлый.

Гүзәл Минһаҗева

Җиңү паркы каршындагы мәйданда укучы яшьләрдән торган парад, хәрби техника, предприятиеләрнең чәчәкләргә күмелгән колонналары тантана башлануны көтә. Менә хәрби комиссар тантанага барысының да әзерлеген хәбәр итә һәм Бөек Җиңү өчен башларын салган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә. Шунда күз алдыннан канкойгыч сугыш мизгелләре, тылда 14әр сәгать станок артында торган бала-чага, көн-төн кырда чиләнгән хатын-кыз, балалар, яу кырында ятып калган туганнар уза да тамак төбенә төер утыра, күзләрдән ирексездән яшьләр тама. Бирегә килгән һәркемнең шулай.
ЯҮМР башлыгы С.Батинның ветераннарга, халыкка карата бәйрәм мөрәҗәгате дә гыйбрәтле сүзләр белән тәмамланды: балаларыбыз, оныкларыбыз Җиңүгә лаеклы булсын, бабаларыбыз, аталарыбыз батырлыгы турында хәтер мәңге җуелмасын.
Җиңү таңын сәхнәләштергән Яшел Үзән үзешчәннәре, Раифа махсус училище курсантларының хәрбиләштерелгән чыгышлары халкыбыз батырлыгы өчен горурлык хисләрен тагын да ныгыта, яшьләрдә патриотизм рухы тәрбияли.
Бу көнне тантана белән бергә күңелләр сыкрап куя - ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Элек алар, башларын югары тотып, Мәңгелек утта вахтада торды, орден-медальләрен ялтыратып аягүрә котлаулар кабул итте. Соңгы елларда, ни кызганыч, утырып кына торырга мәҗбүр. Балкып утырыгыз, хөрмәтле ветераннар! Өебезнең дә, күңелебезнең дә түре - сезгә, исән генә булыгыз!
Ул көнне Яшел Үзәннең һәр почмагы тантана итәргә тиеш иде дә, нигездә бәйрәм «Родина» мәдәният сарае янында барды. Елдагыча Василий Теркин привалында уеннар да, җыр-биюләр дә мулдан иде. Кич белән биредә Яшел Үзән үзешчәннәре халык күңелен күрде. Озакка сузылган салют киләсе Җиңү язына кадәр күңел күтәренкелеге, ветераннарыбызга озын гомер теләп балкыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X