Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшысы – балаларга!

Яшел Үзән районында сабыйларыбызның киләчәген кайгыр­тып, аларга уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсе беренче урында тора. Әле июнь аенда гына Осиново бистәсендә 260 урынга исәпләнелгән «Йолдызчык» балалар бакчасы сафка баскан иде. Аны ТР Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты һәм төзүчеләрнең эшенә югары бәя бирде.

Татарстанда 30 уникаль респуб­лика президент программалары тормышка ашырыла, моңа илдәге катлаулы икътисади вәзгыять тә комачау итми. Шуларның берсе - «Балалар бакчасы төзү».
Июль башында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчасы ачты. Бу бина да нәкъ шушы программа нигезендә төзелгән иде. Әлеге программа мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренә булган озын чиратны юк итү максатыннан эшли. Татарстанда соңгы биш елда республика бюджеты хисабына, шул исәптән ремонттан соң 200ләп балалар бакчасы ачылган, шуларның 118е - өр-яңа.
Туучылар саны елдан-ел артканда балалар бакчасының ни дәрәҗәдә кирәк булуын, шөкер, хөкүмәтебез дә аңлый. Соңгы биш елга гына күз салыйк. Район һәм шәһәребездә заманча, барлык уңайлыклары булган өр-яңа балалар бакчалары ачылып кына торган.

Алия ГАЯЗОВА

Язманың тулырак вариантын газетаның 51нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев