Яшел Үзән

Иң матур кышкы ишегалды

Яңа ел алдыннан «Торак комплексы» идарә итүче компания» ширкәте һәм «Яшел Үзән шәһәре ТКХ» департаментының Ишегалды бәйрәмнәрен уздыруы традициягә әйләнде. Узган сезонда «Иң яхшы ишегалды» дип Королев урамының 4нче йорты ишегалды танылды. Ул Яңа елга иң матур итеп бизәлгән иде. Бәйрәмнәрнең дә иң күңеллесе биредә узды. Икенче урынны Чкалов урамындагы...

Яңа ел алдыннан «Торак комплексы» идарә итүче компания» ширкәте һәм «Яшел Үзән шәһәре ТКХ» департаментының Ишегалды бәйрәмнәрен уздыруы традициягә әйләнде.
Узган сезонда «Иң яхшы ишегалды» дип Королев урамының 4нче йорты ишегалды танылды. Ул Яңа елга иң матур итеп бизәлгән иде. Бәйрәмнәрнең дә иң күңеллесе биредә узды. Икенче урынны Чкалов урамындагы 4нче йорт һәм К.Маркс урамындагы 65нче йорт ишегаллары бүлеште. Ә өченче урында өч ишегалды: Загородная урамының 29нчы, Северная урамының 3нче һәм 5нче йортлары ишегаллары. «Иң яхшы кышкы ишегалды» бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. 2010 елда 9 ишегалды заявка биргән булса, 2011 елда аларның саны 13кә җитте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: