Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң курыкканыбыз – корылык!

Бөтен кешене сөендереп, чәршәмбегә каршы төнне яңгыр яуды бездә. Давыллап-яшеннәп, озаклап коеп борчылуларны басты ул яңгыр. Беренче чиратта игенче һәм терлекче куанды, билгеле. Авыл халкының иң курыкканы корылык инде. Җәй башында ук дым җитәрлек булмаса, печән дә, иген дә аз чыгарга мөмкин бит. Озак дәвам иткән эсселек куркытып алса да,...

Бөтен кешене сөендереп, чәршәмбегә каршы төнне яңгыр яуды бездә. Давыллап-яшеннәп, озаклап коеп борчылуларны басты ул яңгыр. Беренче чиратта игенче һәм терлекче куанды, билгеле. Авыл халкының иң курыкканы корылык инде. Җәй башында ук дым җитәрлек булмаса, печән дә, иген дә аз чыгарга мөмкин бит.
Озак дәвам иткән эсселек куркытып алса да, безнең район хуҗалыкларында әлегә кырыс хәл килеп чыкмады. Ходайга рәхмәт, менә яңгырлар биреп, эшләрне өметле итте. Татарстанда исә, авыр хәлдә калган районнар бар икән инде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференциядә әйтүенчә, 15 майдан 15 июньгә кадәр 7 районда нибары 5мм явым-төшем булган.
Министр дәүләттән ярдәм көтеп утырмаска, ә игеннәрне страховать итәргә тәкъдим итте. Түләү бәясе уртача гектары 300 сум торачак. Әйе, аңа акча чыгарырга туры килә, шуңа күрә, җиде кат үлчәп, бер кат кис, дигән киңәш биредә дә урынлы. Билгеле, печән әзерләүне тизләтү мәслихәт, үлән корып-кибеп беткәнче булганын җыеп өлгерергә кирәк.
Район хуҗалыкларында печән әзерләү эшләре ничек баруын белү максатыннан, без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Идарәнең әйдәп баручы белгече Шәүкәт Шәрипов әйтүенчә, бу юнәлештәге эшләр канәгатьләнерлек бара. Бүгенге көндә район буенча барлыгы 15500 тонна сенаж салынган, 1400 тонна печән җыелган һәм күпьеллык үлән 4600 гектар җирдә чабылган. Узган ел көзен җиргә дым күп керде һәм язын да яңгыр вакытында яуды, шуңа күрә җирдә дым тоту эшләрен вакытында үтәгәннәрнең уңышы ким булмас, дип белдерде ул. Әйе, Аллаһның мәрхәмәтенә өметләнсәң дә, үзеңә дә кул кушырып утырырга ярамый шул.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев