Иң катлаулы эш башлана
Зөя утрау-шәһәрчегендә гыйбадәтханәләрне тышкы яктан төзекләндерү эшләре тәмамланган. Узган атнада утрау-шәһәрчектә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев булып китте. - Соңгы өч елда утрау бик нык үзгәрде, илебезнең иң матур урыннарының берсенә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов, Зөядәге тарихи-мәдәни...
Зөя утрау-шәһәрчегендә гыйбадәтханәләрне тышкы яктан төзекләндерү эшләре тәмамланган.
Узган атнада утрау-шәһәрчектә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев булып китте.
- Соңгы өч елда утрау бик нык үзгәрде, илебезнең иң матур урыннарының берсенә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов, Зөядәге тарихи-мәдәни мирас объектларын карап чыкканнан соң. ТР Дәүләт киңәшчесе әйтүенә караганда, хәзер эшнең иң катлаулы этабы - гыйбадәтханәләрне эчке яктан бизәү, диварларга рәсемнәр төшерү эшләре башлана. Визит ахырында утрауны төзекләндерү эшенә өлеш керткән хәйриячеләргә бүләкләр тапшырылды. Кунаклар монастырь территориясенә агачлар утыртты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев