Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

И хатын-кыз! Искерсә дә дәвер – гасыр, нәфислегең синең өр-яңа

Лилия Сибгатуллинаның «Ел хатын-кызы - 2017» бәйгесендә катнашуын ишеткәч, күбесе «Башкалар җиңәрмен дип уйламасын да, теләгенә ирешми, җиңми туктый торган ханым түгел бу - таш астыннан чыккан!» - диделәр Норлат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе турында.

Әмма бәйге килеп җиткәч, шушындый зур Лилиябезне «калтыравык» сукты - бәйгедә бит районыбызның иң-иң хөрмәтле, затлы хатын-кызлары катнашачак, алар барысы да җиңүгә лаек!
«Ел хатын-кызы-2017. Хатын-кыз күзеннән ирләр» бәйгесенең зона турында жюри әгъзасы фәннәр докторы, КФУ профессоры Ирина Тереньева да нәкъ шулай диде - «Сез инде - җиңүче!»
Бәйгенең дустанә атмосферасы, оештыручыларның һәр конкурсантка карата игътибары катнашучыларны «эретте» дә куйды - бөтен барлыгын биреп үзенең асылын күрсәтте алар, үзен дә, якыннарын да күрсәтә алды. 25 кабатланмас талантлы шәхесләр турында язарга урыныбыз булса да, үзебезнекеләр турында сүз әйтмәсәк, дөрес булмас - җиде катнашучы арасында дүртесе номинантлар булды бит.
«Хатын-кыз - Ана» номинациясендә җиңгән Римма Лотфуллинаны гына күрегез: ире белән алты бала алып тәрбияли бит бу батыр ханым! «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухи дөнья» номинациясендә билгеләнгән музыка мәктәбенең завучы Марина Фәттахова укыту белән идарә итү процессларын бергә тигез алып барып, балаларга музыка дөньясына юл ача һәм алар бик күп бәйгеләрдә җиңү яулый. Ике ир-ат хатын-кыз күзлегеннән иң яхшылары дип табылды. Болар - «Залесный» агрофирмасы директоры урынбасары Нәфыйкъ Мадьяров һәм «Тура» технополисы директоры Андрей Мишурный. Нәфыйкъ әфәнде бөтен Татарстанны сыйфатлы күркә ите белән туендырып торса, Андрей Мишурный районыбызның сәләтле балаларына ярдәм итә.
Ә Лилиябез сәхнәгә чыкканчы гына дулкынланган икән лә! Районыбызның бөтен авыл сәхнәләрендә ничәмә-ничә тапкыр чыгыш ясаган ханым район сәхнәсендә дә үзен судагы балык кебек хис итә: җырлый да, үзе язган шигырьләрне үзәкләргә үткәреп сөйли дә. Жюри ике дә уйламый аңа «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухи дөнья» номинациясендә беренчелекне бирде. Гел шулай беренче булып яшәргә язсын, Лилия!
Алсу Галимова.
Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев