Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү байрагы безгә көч өсти

Яшел Үзәндә 9 Май - Җиңү көнен районда да, шәһәрдә дә халык чын күңелдән бәйрәм итте. Бу бәйрәмгә «елап» торган һава торышы да комачаулый алмады.

Бәйрәм чараларында 30 меңгә якын кеше катнашса, «Үлемсез полк» акциясенә 2,5 мең кеше чыкты.
Яшел Үзән иртәсе митингтан башланды
Бу митинг Яшел Үзәндәге хәрби-диңгез частенең 75 еллыгына багышланды. 75487нче хәрби частьнең ул икеләтә бәйрәме булды - Бөек Җиңү көне һәм хәрби бүлекчәнең туган көне. 1942 елның нәкъ шушы көнендә безнең шәһәрдә хәрби часть ачу турында боерыкка кул куелган.
Морякларны котларга Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов, Яшел Үзән хәрби комиссары Рамил Батршин һәм ветераннар килде.
Хәрби-диңгез частенең суднолар төзү заводы өчен никадәр мөһим булуын Ренат Мистахов түбәндәгечә билгеләде: «Корабльне файдалануга тапшырганчы, экипаж аны белергә тиеш. Әгәр дә экипаж әзерләүче диңгез часте Яшел Үзәндә булмаса, безгә җитди проблемалар белән очрашырга туры килер иде».
«Халыклар хәтере»
Бәйрәмнең төп өлеше «Авангард» стадионында башланды. Театральләштерелгән күренеш Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланды. Бу зур сугышта районнан гына да 34 меңнән артык яшел үзәнле катнашып, шулардан бу көнгә нибары 88 ветеран гына исән-сау. Парадны Яшел Үзән районы хәрби комиссары полковник Рамил Батршин ачып җибәрде. Ул ЯҮМР башлыгы Александр Тыгинга парадта катнашучыларның Бөек Ватан сугышының 72 еллыгына багышланган тантаналы маршка әзер булуын хәбәр итте. Район башлыгы сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, шулай ук барлык яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлады.
- Еллар уза, эпохалар алмаша торса да, Җиңү көне онытыла алмый, - диде ул. - Ул безне элеккегечә берләштерә һәм сынаулар алдында сынмаслык итеп чыныктыра.
Яшел үзәнлеләрне котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та килде. Ул респуб­лика җитәкчелеге исеменнән котлап:
- Беренче чиратта яшьләргә мөрәҗәгать итәм, - диде. - Безнең арада сугыш ветераннары кимегәннән-кими. Бүген республикада Бөек Ватан сугышындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар саны нибары ике мең ярым гына калды. Шуңа күрә аларның һәркайсына игътибар күрсәтергә, хатирәләрен киләчәк буынга барып җитәрлек итеп язып калдырырга кирәк. Имин көннәр сезгә!
Әлеге котлаулардан соң тантаналы марш башланды. Анда строй һәм җыр конкурсы җиңүчесе 4нче мәктәп өлкән сыйныф укучылары, алар артыннан эчке эшләр бүлеге вәкилләре, 8нче отряд янгын сүндерүчеләре, югары уку йортлары, мәктәп укучылары һәм башкалар колонна белән чыкты. Колонна Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салырга юнәлде.
Светлана Баутина: «Әтиләр һаман яшь һәм безнең белән!»
«Үлемсез полк» акциясе
«Авангард» стадионыннан Җиңү паркына кадәр тантаналы колоннаны меңәрләгән чакрым фронт юлын узган легендар полуторка «ГАЗ-ААА» автомашинасы озатып барды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, дәһшәтле сугыш кыр­ларында ятып калган һәм бөек җиңү яулап кайткан батыр сугышчыларның балалары, оныклары һәм туганнары аларның фоторәсемнәрен тотып, шәһәр урамнарына чыкты. Һәр портрет үзе бер тарих булып, истәлекләр тагын бер тапкыр яңарды.
«Үлемсез полк» акциясендә Яшел Үзәндә 2,5 мең кеше катнашты. Истәлек фотоларын тоткан чиксез халык ташкыны Җиңү паркына, Мәңгелек утка агылды да агылды. 1945 елның җиңүле языннан соң күпме генә еллар үтсә дә, безнең өчен Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юклыгына елдан-ел инанасың.
Бәйрәм шәһәр мәйданнарында дәвам итте
Шәһәр күле буенда, «Авангард» стадионында сәүдә нокталары эшләде, ә кыр кухнясында тукланып алу мөмкинлеге дә булды. Гадәттәгечә җиңел атлетика җиңүчеләре котланды. Ә инде төрле күргәзмәләр һәм спорт чаралары да яшел үзәнлеләрне үзенә җәлеп итеп торды.
Урамда - яңгыр, сәхнәдә - җыр-бию
Яңгыр коеп явып торса да, бәйрәм үзенекен итте. Дәртле җыр-биюләргә хәтта һава торышы да комачаулый алмый. Җиңү бәйрәме елга бер генә була шул.
«Авангард» стадионының зур сәхнәсендә Яшел Үзәннең урта һәм югары уку йортлары, яшүсмерләр клубларының иҗат коллективлары шәһәр халкына үзләренең сугыш, батырлык һәм тынычлык темасына багышланган дәртле чыгышларын бүләк итте. Бигрәк тә «Афина», «Кристалл» коллективлары биюләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек иде.
Җиңү көне салют белән тәмамланды
Кичке чаралар «Авангард» стадионында сәхнәләштерелгән прологтан башланды. Бөтенроссия буйлап бер минутлык тынлыктан соң зур сәхнәдә Яшел Үзән һәм Казан артистлары чыгышы башланды. Дәртле җыр-биюләр барганда, аллы-гөлле утлар чәчеп, салют атылды.
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев