Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәйдәрнең аты булган...

Бәчек авылында Гөлнара белән Хәйдәр Сибгатуллиннар - хөрмәтле гаилә. Бер генә авыл чарасы да алар катнашыннан башка узмый. "Без булмасак, кем?" шигарен девиз итеп алганнар алар. Әле менә Яңа ел бәйрәме алдыннан өй түрләрендәге чыршыны үзләре ясаган уенчыклар белән бизәп, аллы-гөлле утларга күмгәннәр. Чыршы янында ел хуҗасы - кардан ясалган...

Бәчек авылында Гөлнара белән Хәйдәр Сибгатуллиннар - хөрмәтле гаилә. Бер генә авыл чарасы да алар катнашыннан башка узмый. "Без булмасак, кем?" шигарен девиз итеп алганнар алар. Әле менә Яңа ел бәйрәме алдыннан өй түрләрендәге чыршыны үзләре ясаган уенчыклар белән бизәп, аллы-гөлле утларга күмгәннәр. Чыршы янында ел хуҗасы - кардан ясалган Ат басып тора. Ул шулкадәр күндәм: янына килгән һәркемгә сыйпаттыра, муенына асылган кыңгыравын чыңлаттыра. Сыртына утырырга да рөхсәт итә. Җилдереп урам гына әйләнеп килә алмый! Эх...! Шунысы гына бар. Ә болай... Солы сорамый, печән ашамый, авылдашларны сокландырып, бала-чагаларга шатлык бүләк итеп тик тора.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев