Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер мәңгелек

Мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме икенче июнь таңы, безнең илебезгә фашист илбасарларының басып кергән, сугыш башланган көн.

Бу көн турында сугыштан соң туганнар бары китаплардан укып, кинофильмнардан гына карап белсә, аның бар ачысын, ачлыгын, ялангачлыгын үзләре кичергән өлкән буын, тыл ветераннарыбыз бу көннәр турында тыныч кына сөйли алмыйлар.

Сугыш башланганда Фәүзия апа Гатауллинага унөч яшь була. Әле ныгып та җитмәгән яшүсмер кызга кошчылык комбинатында эшләргә туры килә, авыр эш, әле җитмәсә ачлы-туклы килеш салкын кое суы ташып итләрне шулай катырып, фронт өчен дип, Идел буенча килгән баржаларга төяп җибәрә торган булалар.(Фәүзия апа Тәтеш кызы). Салкыннан бик еш авырыйлар, шулай булса да, планнарыбызны үтәп, җиңү өчен көчебезне кызганмадык, ди Фәүзия апа.

Сания апа Ганиева исә, миңа дүрт яшь иде, сеңлем тагын да кечерәк, әни безне бикләп, эшкә киткән, әти сугыштан яраланып кайтты да, ишек ачалмыйм, балта белән ишек келәсен, ничек ача алганмындыр, диеп, күзләре яшьләнеп, башка сүз дә әйтә алмады.

Разия апа Гатауллина да авыр узган балачагын тыныч кына сөйли алмый, иртән йокыдан торуыбызга, бер тәгам ризык та булмый иде, хәзер аллаһка шөкер бит, һәркөн бәйрәм.

Әле үзенең дүртенче класста өйрәнгән шигырен сөйләп барысын да шаккатырды ул.

Әминә апа Загидуллинага, ун яшь була, урманнан милек хәзерләүдән кайттык та, кибет алдына зур кара тәлинкә, радио куелган иде, шуннан бик куркыныч, шомлы тавыш белән сугыш башлануын хәбәр иттеләр.

Бик авыр яшәдек, күпне күрдек, әле дә кайнаган суга, ике кашык он болгатып ашауларым исемә төшсә, елап җибәрәм, сугышлар гына булмасын иде, диеп сөйләде.

Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар, "Зебра" балалар түгәрәгенә йөрүчеләр тарафыннан хәзерләнгән, Һәйкәл янында узган Хәтер көне, моңсу булса да, бик матур узды.

Шагыйрь Разил Вәлиевнең шигыре бик тә туры килеп тора бу көнгә:

Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан,
Яшьлекләрне безнең чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә,
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Әйе шул, сугыштан кайтмый калган авылдашларыбызны да, җиңү яулап кайтып, күптән инде бакый дөньяга күчкән ветераннарыбызны барлап, искә алу өчен дә кирәк ул - Хәтер көне!

Розалия Ибрагимова, Алия Кульбарисова фотолары.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев