Яшел Үзән

ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕНЕҢ НИГЕЗЕ – ХЕЗМӘТТӘ

Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз - әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә. Озак еллар мәктәп җитәкчесе булып эшләү дәверендә, миңа...


Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз - әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә.

Озак еллар мәктәп җитәкчесе булып эшләү дәверендә, миңа укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешендә үткәрелгән күп кенә яңалыкларны тормышка ашыру бәхете эләкте. Мәктәбебезнең 120 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән фермасында укучылар белән эшне оештыру, куяннар һәм кош-корт асрау, колхоздан арендага җир кишәрлекләре алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнү, хезмәт тәрбиясенә нигезләнеп, яшь буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне күздә тоткан эшләр булды.
Ләкин хезмәт тәрбиясе юнәлешендә мәктәпкә нинди генә яңалыклар кертелмәсен, алар бер максатка - Җир-анага, туган туфракка, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә тирән мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Бүген җәмгыятьтә бара торган яңалыклар, авыл мәктәбе алдына яңа проблемалар куйды:
• беренчедән, ничек итеп җирнең чын хуҗаларын әзерләргә?
• икенчедән, ничек итеп авыл хуҗалыгында эшләүче эшмәкәрләрнең яңа буынын формалаштырырга?
Әлеге актуаль проблемаларны түбәндәгечә хәл итәргә тырышабыз.
Барыннан да элек, традицион формада: мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру, укучыларны хезмәт бригадасы эшчәнлегенә җәлеп итү, дәресләрдә һәм класстан тыш эшләр аша балаларга хезмәт тәрбиясе бирү.
Инновацион форма - «Яшь фермер» программасын агротехнологик юнәлештә профильле укытуны оештыру.
Хезмәт тәрбиясе бирү төп фәннәрне укыту процессы белән тыгыз бәйләнештә бара. Без укыту программаларына нигезләнеп алып барыла торган һәр эш кешеләргә файдалы булсын дип тырышабыз. Укучыларыбыз ясаган төрле инвентарьларны һәм носилкаларны мәктәп яны тәҗрибә участогы эшен оештыруда файдаланабыз, ә сыерчык оялары бакчаларга куела. Кышкы чорда, тәҗрибә участогында эш булмаган чакта, балалар мәктәп остаханәсендә ремонт эшләре белән шөгыльләнә, төрле әйберләр ясый.
Беренче карашка, бик гади, ләкин ифрат та кирәкле хезмәт тәрбиясе элементына - үзе укый торган классны, мәктәп территориясен чиста тоту максатыннан, мәктәбебез педагогик коллективы үз-үзенә хезмәт күрсәтүне оештыруга зур әһәмият бирә. Сыйныф бүлмәләрендә - йөзләгән бүлмә гөле, аларны тәрбияләү укучыларыбызның күз уңында. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүне оештыру, ялгыз һәм өлкән яшьтәге авылдашларга булышу укучылар үзидарәсе органнары аша башкарыла.
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге - коллективыбыз горурлыгы. 2,7 га мәйдан биләгән тәҗрибә участогында җиләк-җимеш бакчасы, теплица, географик мәйданчык урнашкан яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, су кертелгән, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Әлеге «хезмәт лабораториясе»н без 20 ел дәвамында сафка бастырдык.
База предприятиебез булган «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе белгечләре биремнәре буенча кырчылык бүлегендә төрле тәҗрибәләр үткәрәбез. Анда бодай, борчак, тары, арпа, солы, рапс, арыш, көнбагыш, карабодай, ә яшелчә кишәрлекләрендә кишер, суган, кызыл чөгендер, помидор, кабак, кәбестә, салат һ.б. үсә. Чәчәкләр дә зур урын алып тора.
Мәктәп яны тәҗрибә бакчасындагы күпкырлы нәтиҗәле эш тәҗрибәле педагог, биология укытучысы Р.Шакиров тарафыннан оештырыла.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
Укыту-тәҗрибә участогындагы төп эшләрнең берсе - әлбәттә, авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибәләр үткәрү. Тәҗрибәләр һәм тикшеренүләрнең темалары күптөрле. Мәсәлән, узган уку елында VIII сыйныф укучылары - «Чөгендернең үсешенә өстәмә тукландыруның тәэсире», ә тугызынчылар исә «Бәрәңгедән югары уңыш алу өчен минераль ашламаларның оптималь күләмен ачыклау» дигән темаларга тикшерү эшләре алып барды.
Укыту-тәҗрибә кишәрлегендә һәр сыйныф өчен - аерым эш мәйданы. Башлангыч сыйныфларга аерым кишәрлек бүлеп бирелде. Башлангыч класс укытучылары җитәкчелегендә балалар төрле авыл хуҗалыгы культураларының үсешен күзәтә, гади тәҗрибәләргә таянып, аларны ничек карарга, үстерергә кирәклегенә өйрәнә. Класста чүлмәкчекләргә утыртылган үсентеләрнең шытып чыгуын күзәтү балаларда танып белү, соклану, шатлану хисләрен уята.
II сыйныф укучылары үзләренә бөркетелгән түтәлләрдә кишерне сирәкләп үстерүнең уңышка бәйлелеген өйрәнә, ә көз җиткәч, алар нәтиҗә ясый. III сыйныфтагылар исә катлаулырак тәҗрибәләр үткәрә. Әйтик, алар берничә вариантта помидорның ян сабакларын сынруның уңышка ничек тәэсир итүен өйрәнә. Ә дүртенчеләр бәрәңге үстерү серләренә төшенә, кура җиләге кишәрлеге, чәчәклекләр дә алар карамагында.
V сыйныф укучылары уздырган тәҗрибәләрнең эчтәлеге ботаника фәненең укыту программасына нигезләнә: балалар үсемлекләр органнарының төзелешен, аларның ничек үрчүен өйрәнә.
«Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе агрономы И.Әюпов һәм биология укытучысы Р.Шакиров җитәкчелегендә укучыларыбыз соңгы ике елда мәктәп яны тәҗрибә бакчасында «Микроашламаларның бодай чәчүлекләре үсешенә һәм уңышына тәэсире» дигән тема буенча тикшерү эше үткәрде. Моның өчен тәҗрибә участогында 12 кв. м мәйданда җир бүленеп бирелде. Контроль һәм тәҗрибә мәйданчыклары тиешле агротехнологик таләпләрдән чыгып эшкәртелде. «Микромак АБ» препараты белән эшкәртелгән тәҗрибә кишәрлегендә үсентеләр иртәрәк тә шытып чыкты, контроль участокка караганда уңышы да 36 процентка югарырак булды.
Тәҗрибә бакчасыннан җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенең еллык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә җитә. Калган яшелчә, җиләк-җимешне һәм үсентеләрне сатудан кергән акча мәктәпнең махсус счетына күчерелә һәм тәҗрибә участогы өчен җиһазлар сатып алуга, укыту кабинетларын җиһазлауга һ.б. максатларга тотыла.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатудан кергән керем мәктәпне матди яктан тәэмин итүдә төп чыганак булып тора. Үз акчабызга компьютер классын җиһазладык. Ел да мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча ремонт эшләре үткәрәбез, теле- һәм мультимедиа җиһазлар һ. б. сатып алабыз.
Яшь буынны хезмәткә әзерләү максатыннан укучыларның хезмәт бригадасы эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирәбез. Мондый хезмәт бригадасы аша эшне оештыру балаларны масса төсендә авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендәге хезмәткә әзерләүгә ярдәм итә.
«Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе белән мәктәп арасында килешү нигезендә, укучылар, агрокомпания кырларында һәм терлекчелек комплексларында эшләп, беренче хезмәт күнекмәләре ала.
Октябрь ае урталарында мәктәптә һәр елны «Сөмбелә бәйрәме» үткәрелә. «Сөмбелә бәйрәме» бездә укучылар хезмәт бригадасының һәм мәктәбебез яшь натуралистларының еллык эшенә нәтиҗә ясау чарасы да булып тора. Бәйрәм көнне мәктәп фойесындагы дистәләгән өстәлдә тәҗрибә бакчасында үстерелгән төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш, һәр классның тирән эчтәлекле күзәтү көндәлекләре, үткәрелгән тәҗрибәләрне тасвирлап язылган язмалар һәм бик күп чәчәкләр куела. Балалар үзләренең хезмәт бәйрәменә хезмәт алдынгыларын һәм ветераннарны, «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе белгечләрен, ата-аналарны кунак итеп чакыра. Бу бәйрәмдә хезмәттә күркәм уңышларга ирешкән укучыларга, классларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Узган ел мәктәбебез Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган мәктәп яны тәҗрибә участоклары конкурсында җиңеп чыкты һәм 100 мең сум күләмендәге грантка ия булды. Әлбәттә, әлеге грантны, беренче чиратта, мәктәп яны тәҗрибә бакчасы ихтыяҗын канәгатьләндерү, аның матди-техник базасын яңарту өчен файдаландык. Яңа төр инвентарьлар, җиһазлар, тәҗрибәләр үткәрү өчен башка кирәк-яраклар сатып алынды.
Ата-аналар, укучылар һәм укытучылар белән киңәшеп, без авыл хуҗалыгы өлкәсендә ала торган белемнәр чыганакларын киңәйтергә булдык. Шуңа да бездә өлкән сыйныф укучылары өчен «Яшь фермер мәктәбе» уңышлы гына эшләп килә. «Крестьян-фермер хуҗалыгын алып бару нигезләре» программасы нигезендә укучыларыбыз шәхси һәм фермер хуҗалыкларын оештыру, маркетинг, агрономия, ветеринария, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгы машиналары төзелешен, терлекчелек нигезләрен өйрәнә. Бу эштә безгә Татарстан агробизнес һәм кадрлар әзерләү институтының ярдәме бик зур. Алар безне укыту-методик ярдәмлекләр белән тәэмин итеп тора, производствога өйрәтү мастерын курсларына чакыра. «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе ике яклы килешү нигезендә безгә гамәли дәресләр үткәрү өчен техника, ягулык-майлау материаллары бирә, трактор йөртергә өйрәтү өчен тәҗрибәле механизаторларны остаз итеп беркетә. Укучыларыбыз «Кызыл Шәрык»-Агро» агрокомпаниясе полигонында югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ия булган чит ил авыл хуҗалыгы техникасы белән таныша. Агрокомпаниянең техниканың соңгы казанышларына нигезләнеп төзелгән терлекчелек комплексларына ясалган экскурсияләр дә балалар күңелендә тирән эз калдыра.
Мәктәбебездә агротехнологик профиль юнәлешендә укыту өчен тиешле шартлар тудырылган. «Яшь фермер» программасы буенча эшебезне Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев тә яклап чыккан иде. Мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясендә минем «Авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирүнең инновацион алымнары» дигән чыгышымны тыңлаганнан соң, ул мәктәбебезгә МТЗ-82 тракторы бүләк итте.
Инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәктәпләр конкурсында җиңеп чыккан өчен бирелгән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары грантлары мәктәбебезнең матди-техник базасын ныгытуга, беренче чиратта, агротехнологик укыту кабинетларын җиһазлауга, аларның потенциаль мөмкинлекләрен үстерүгә тотылды. Боларның барысы да белем сыйфатын тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен хезмәт итә.
Яшьләрне җирдә эшләргә, агробизнес белән шөгыльләнергә, катлаулы базар шартларына яраклашырга өйрәтүдә авыл мәктәбенең роле артуын ата- аналар да хуплап каршы ала. Алар үз балаларының мәктәпне тәмамлаган вакытта, фән нигезләре белән беррәттән, авыл хуҗалыгы фәне нигезләре буенча да һөнәри белем алуларын бик тә хуплый.
Әгәр укучылар җитештерүчән хезмәттә актив катнашмаса, тәрбиянең буш эшкә әйләнгәнен күп еллар буена тупланган тәҗрибәбез раслый. Шуның өчен дә даими рәвештә укучыда хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга, тормышка, хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Туган авылың кырларында, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында эшләү балалардан физик тырышлык кына түгел, ә интеллектуаль тырышлык та таләп итә. Алар үзләренең хезмәт эшчәнлеге вакытында даими рәвештә биология, химия, физика һ.б. фән дәресләрендә алган белемнәрен куллана.
Соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханнарында мәктәбебез күрсәткечләренең район һәм республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак булуы, өлгермәүчелекнең һәм тәртип бозу очракларының булмавы, уйлавымча, хезмәт тәрбиясенең дөрес итеп оештырылуындадыр, дип саныйм.
Марс МӘГЪСҮМОВ,
Олы Ачасыр урта мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 января 2018 в 18:40
    «Бакырчымда таңнар ата» Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.
    15
    0
    0
  • 20 января 2018 в 16:59
    Рамил Әсхәдуллин: «Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде» Рамил Әсхәдуллин күпләргә Гамил Әсхәдуллинның улы һәм «Мунча ташы» театрында җырлап йөрүче егет буларак таныш. Җырлаудан кала, аранжировка, көйләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мәктәптә укыганда егетнең каратэ белән шөгыльләнәсе килсә, Гамил абый аны оста баянчы итеп күрергә тели.
    15
    0
    0
  • 20 января 2018 в 15:26
    Күңелемдәгесен әйтәм Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.
    28
    0
    0
  • 20 января 2018 в 14:05
    Аерылышкач та хатынның баласына алимент түләргәме? – Бер хатынга өйләнеп аның баласын уллыкка алырга телим. Аерылыша калсак аның алимент таләп итмәячәге турында өйләнешү килешүендә (брачный контракт) язып буламы? Баласын да, үзен дә минем торакта теркәгән очракта, шулай ук аерылыша-нитә калсак, проблемалар булмасмы икән?
    13
    0
    0
  • 20 января 2018 в 12:50
    «Яшел Үзән» остаханәсе Кыш – кошларга аеруча авыр ел фасылы. Чөнки нәкъ менә бу вакытта аларга азык табуы авырая. Һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Моның өчен әйдәгез җимлекләр ясыйк. Ә аны ясау ысуллары бихисап. Без сезгә иң гадиен тәкъдим итәбез.
    23
    0
    0
  • 20 января 2018 в 11:12
    Сайлауларга бар да әзер 2018 ел сайлауларының кайчан буласы инде һәркемгә мәгълүм – бу 18 март. Шулай ук, 6 елга президентлыкка кемнәрнең кандидат булып торуларын да һәркемнең беләсе килде. 12 гыйнвар төнендә бусы да ачыкланды. Исән-имин, билгеләнгән датаны җиткереп, күңелебезгә хуш килгән ил башлыгын гына сайлыйсы калды.
    29
    0
    0
  • 20 января 2018 в 09:52
    Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.
    34
    0
    0
  • 20 января 2018 в 08:40
    Дмитрий Рогозин: «Без сезнең эштән канәгать» А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектындагы патруль корабле сериясендә алтынчы корабльгә нигез салу тантанасы булды.
    20
    0
    0
  • 19 января 2018 в 19:47
    Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган Яшел Үзәндә мәчетләр оештырган татар теле курсларында тел һәм дини, милли, кыйммәтләр турында сөлиячәкбез, - ди Яшел Үзән имам-мөхтәстибе.
    59
    0
    0
  • 19 января 2018 в 16:27
    Татарстанда -25 градуска кадәр суыта Урыны белән бераз кар явачак.
    50
    0
    0
  • 19 января 2018 в 15:32
    Ялганга ышанмагыз! Татарстан Республикасында пенсионерларга Пенсия фондының биш мең сум күләмендә акча түләү белән бәйле мошенниклык очраклары күзәтелгән. Әмма бу хәбәр дөреслеккә туры килми, быел андый өстәмә түләү көтелми.
    61
    0
    0
  • 19 января 2018 в 14:22
    Иң кайнар яңалыклар Олы Яке мәктәбе укучылары бу көннәрдә тырышып җимлекләр ясый. Алардан мәктәптә күргәзмә оештырылачак. Аннан төрле номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Җимлекләрне өйләренә алып кайтып элгәннән соң, укучылар күзәтүләрен проект эшендә тәкъдим итәчәк.
    86
    0
    0
  • 19 января 2018 в 13:25
    Яшел Үзәндә хач мануга әзерлек Районыбыз күпмилләтле һәм бездә төрле дингә табынучылар үзара дус, тату яши, шөкер. Бер-беребезнең йолаларына, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйбыз.
    48
    0
    1
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 19 января 2018 в 10:17
    Яшел Үзән районыннан чыккан батырларны ил белергә тиеш
    Уважаемые читатели! Скоро наша страна будет отмечать 73-летие Великой Победы над фашистской Германией. На протянувшихся от Северного Ледовитого океана до Черного моря фронтах Великой Отечественной войны наши земляки из дер. Паново проявляли мужество и отвагу. Благодаря рассекреченным в 21 веке архивным документам можно написать о каждом солдате и офицере, участвовавшим в ВОВ. Сегодня сообщаем о героях, чьи подвиги стали нам известны. Они были призваны различными городскими и районными военкоматами Советского Союза, в том числе Нурлатским и Зеленодольским военкоматами ТАССР.
    83
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 18 января 2018 в 14:42
    Дөрләп янган автобус эчендә 52 кеше һәлак булган (ВИДЕО) Фаҗига Казахстанда булган. 52 кеше тереләй янып үлгән, нибары 5 кеше генә чыгып котыла алган.
    212
    0
    0
  • 17 января 2018 в 13:18
    Билгеләнү 2018 елның 9 гыйнварында Яшел Үзән РУЭСы җитәкчесе итеп Шабалдашов Владимир Николаевич билгеләнде.
    196
    0
    0
  • 17 января 2018 в 15:20
    Бәхетле дә инде Бакырчы балалары! (Фото) Чынлап та, бәхетле. Кечкенә генә авылда яшәсәләр дә, шәһәрдәге яшьтәшләреннән бер генә ким җирләре дә юк.
    193
    0
    1
  • 17 января 2018 в 11:49
    Кар машиналарын тикшерәләр ТРның Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә 2018 елның 15 гыйнварыннан 7 мартка кадәр республика территориясендә “Кар машинасы-2018” профилактик чарасын уздыра башлады.
    132
    0
    1
  • 18 января 2018 в 16:47
    Белдерү 26 гыйнварда 10 сәгатьтә "Родина" мәдәният сарае китапханәсе уку залында Яшел Үзән муниципаль районы авылларында һәм шәһәре мәктәләрендә "Илһам чишмәсе" иҗат берләшмәсендәге шигырьгә гашыйк укытучыларның - барысын да милли-мәдәни үзәкнең киңәйтелгән утырышына чакырабыз.  
    124
    0
    0
  • 18 января 2018 в 11:28
    Чүп яндыру заводы төзелә. Кайда икән? Татарстан Экология министрлыгы сайтында «АГК-2» компаниясе көнкүреш калдыкларын яндыручы заводның Яшел Үзән районында төзелергә мөмкин дип хәбәр ителә.
    119
    0
    0
  • 17 января 2018 в 08:32
    Россиядә иң кирәкле даруларның бәясе арзанайды Бу - әлеге категориягә кергән дару бәяләрен җайга салуда дәүләт сәясәте белән бәйле, дип искәрттеләр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.
    110
    0
    0
  • 17 января 2018 в 16:41
    99
    0
    0