Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәткә багышланган гомер

4 октябрьдә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулды. Өлкән буын хәзер дә мәктәптә укыганда, противогаз киеп, гражданнар оборонасына өйрәнүләрне яхшы хәтерли әле. Ә хәзерге заман яшьләренә гражданнар оборонасы төшенчәсе нибары сүз җыелмасы булып кына кабул ителә. Ә менә шушы хезмәт ветераны Насыйбулла Мотыйгуллин өчен ул аның тормышының бер өлеше. Ул...


4 октябрьдә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулды. Өлкән буын хәзер дә мәктәптә укыганда, противогаз киеп, гражданнар оборонасына өйрәнүләрне яхшы хәтерли әле.

Ә хәзерге заман яшьләренә гражданнар оборонасы төшенчәсе нибары сүз җыелмасы булып кына кабул ителә. Ә менә шушы хезмәт ветераны Насыйбулла Мотыйгуллин өчен ул аның тормышының бер өлеше. Ул аңа 24 ел гомерен багышлаган.
- Гражданнар оборонасы системасында халыкны, территорияне саклау, гадәттән тыш хәлләргә әзер тору кебекләрне әһәмиятле итеп беләм, - дип фикерен җиткерә Насыйбулла Шәйдуллович.
Насыйбулла Мотыйгуллин гражданнар оборонасына урау юллар белән килгән. Ул тумышы белән Апас районыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанның югары танк училищесына укырга кергән. Күп еллар армиядә хезмәт иткән. Кайларда гына булмаган ул: Германиядә, Днепропетровскида, Харьковта - болар исемлекнең башы гына әле. Армия хезмәте аны кайларга илтмәгән дә, кайларда гына язмышлар сыналмаган. 25 ел эчендә ул взвод командирыннан алып подполковник дәрәҗәсенә җиткән. Аннан соң ул хәрби хезмәтен Яшел Үзән муниципаль районы гражданнар оборонасының штаб начальнигы вазифасында дәвам иткән.
- Башта, әлбәттә, катлаулы булды, - дип исенә төшерә Насыйбулла Шәйдуллович. - Минем өчен яңа эш иде ул. Шуңа күрә башта Мәскәүгә барып укып кайттым. Ә аннан соң тәҗрибәне эш барышында тупладым.
Аңа үз эше өчен җаваплылык, компетентлык һәм югары профессионализм хас һәм шуңа күрә хезмәттәшләре арасында да ул хөрмәт казана, ярдәм һәм киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәләр.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан аны Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин котлады һәм бүләкләр тапшырды, матур һәм җылы теләкләр җиткерде.
Гражданнар оборонасы системасына чирек гасыр гомерен багышлаган бу кешегә авыр хезмәтендә якыннары - хатыны һәм балалары да ышанычлы терәк булган. Яраткан хатыны Зөлфия белән алар 42 ел бергә яшәп, ул һәм кыз үстергәннәр. Хәзер өч онык үсеп килә.
Аның яраткан эше, яраткан гаиләсе һәм балалары бар һәм аңа тагын нәрсә теләргә була соң? Боларга өстәп, әлбәттә ки, саулык-сәламәтлек, озын гомер, имин-тыныч көннәр телик.
Резидә Йосыпова,
ФПСның Яшел Үзәндәге 8нче отряды матбугат сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев