Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хатын-кызлар берләшә

Әйшә авыл җирлегендә Чегән хатын-кызлары берләшмәсе оешты. Моны оештыру карары чегән таборы җыелышында кабул ителде. Бүгенге көндә оешмада төрле яшьтә 57 хатын-кыз исәпләнә. Оешма үзенең эшчәнлеген Татарстан халыклары ассамблеясенең Яшел Үзән вәкиллеге (директоры Венера Дәүләтшина) карамагында алып барачак, Әйшә мәктәбе дирекциясе дә ярдәмнән ташламаска ышандыра. Чегән ханым һәм туташлары, һәр...

Әйшә авыл җирлегендә Чегән хатын-кызлары берләшмәсе оешты. Моны оештыру карары чегән таборы җыелышында кабул ителде. Бүгенге көндә оешмада төрле яшьтә 57 хатын-кыз исәпләнә.
Оешма үзенең эшчәнлеген Татарстан халыклары ассамблеясенең Яшел Үзән вәкиллеге (директоры Венера Дәүләтшина) карамагында алып барачак, Әйшә мәктәбе дирекциясе дә ярдәмнән ташламаска ышандыра.
Чегән ханым һәм туташлары, һәр атнаның чәршәмбесендә бергә җыелып, планлы рәвештә төрле юнәлешләрдә, мәсәлән, сәнгати-эстетик, хуҗалык-гамәли юнәлешләрдә үз өстендә эшли. Белгечләр җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, толерантлык принциплары, торак гигиенасы буенча әңгәмәләр үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев