Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз!

Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, олы буын вәкилләре!

Чын күңелемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне - икенче яшьлек көнегез белән котлыйм. Сез безне сабыр гына, аңлап һәм яратып шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.
Дәүләт социаль хәлегезне яхшырту, шәһәр һәм районыбызның икътисадый, иҗтимагый, мәдәни һәм рухи тормышында тулысынча катнашсын дип уңайлы шартлар тудыру өчен хәленнән килгәннең барын да эшли. Тик болар чын йөрәктән чыккан кешелекле мөнәсәбәтне, җылылыкны, балаларыгыз һәм оныкларыгызның яратуын, сезнең акылыгызга булган хөрмәтне алыштыра алмый.
Чын күңелемнән сезгә озак елларга җитәрлек нык сәламәтлек, матди җитешлек, гаиләләрегезгә тотрыклылык телим. Янәшәдәгеләрегез җылы карашы һәм игътибары белән сөендереп торсын. Исегездә тотыгыз: сезнең тәҗрибә һәм белемегез һәрвакытта кирәк булачак. Ышаныгыз: сез безнең өчен бик тә кадерле!
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев