Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык артисты менә шулай туа

Беренче каналдан «Голос» телепроекты тәмамлануга биш көн узып китсә дә, халык теленнән төшми. Барысының да күңеле тулган: кайсы соклана, кайсы шатлана, кайсы сүзсез калып, безнең кызны мактарлык сүзләр таба алмый... бары тик Динәнең остазы Градский сүзләрен кабатлый: «Я не знаю как ты это делаешь... я не знаю...» Әйе, берничә айдан...

Беренче каналдан «Голос» телепроекты тәмамлануга биш көн узып китсә дә, халык теленнән төшми. Барысының да күңеле тулган: кайсы соклана, кайсы шатлана, кайсы сүзсез калып, безнең кызны мактарлык сүзләр таба алмый... бары тик Динәнең остазы Градский сүзләрен кабатлый: «Я не знаю как ты это делаешь... я не знаю...»
Әйе, берничә айдан бирле дәвам иткән бәйге тәмамланды. Һәм безнең Яшел Үзән өчен, кем әйткәндәй, баш әйләндергеч уңыш белән: шәһәребездә яшәүче 21 яшьлек Динә Гарипова «Голос» җиңүчесе! Һәм нинди җиңүче әле: өч финалистны зур аерма белән артта калдырып, миллионга якын тавыш җыеп!
Иртәгәсен Яшел Үзәнгә кайткан Динә Гарипованы беренче булып котлау өчен халык шәһәр стеласы янына җыелды. Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин, Беренче каналда халык тавыш биргәннән соң, талантлы якташыбызны иң беренче котлаучыларның берсе булды. Ә стела янында аңа зур букет чәчәкләр тапшырып, иҗат уңышлары теләде. Динәне котларга шулай ук ул укыган 1нче лицей укучылары да килгән иде.
Динә исә: «Мин бик шат, шулай каршы алырсыз дип уйламаган идем! Бу айларда мин сезнең ярдәмегезне тоеп яшәдем һәм ул миңа бик нык ярдәм итте», - диде. Үз чиратында Александр Тыгин Динәнең җиңүен закончалыклы дип белдерде һәм киләсе проектта Яшел Үзәннең, һичшиксез, тагын катнашырга тиешлеген әйтте.
2012 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Динә Гариповага һәм шулай ук «Голос»та Динәдән азга гына калышкан, шулай ук искиткеч талантлы җырчы Эльмира Кәлимуллинага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турында указга кул куйды, җиңүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә котлау телеграммасы җибәрде. Телеграммада Татарстан Президенты Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинаның әти-әнисенә, шушындый талантлы кызлар үстергәннәре өчен, рәхмәтен белдерде.
***
Телевизор экраннарындагы халык алдына эчке күлмәктән, ботын-ботка аерып, ясалма чәчләрен айкаучы компьютер ясап биргән тавышлы артистлардан халык тәмам туйган. 29 декабрьдә ул нәкъ менә үзе тыңлыйсы килгән артистны - чын, чишмә кебек моңлы, давыл кебек көчле тавышлы, тыйнак, әмма шул ук вакытта искиткеч сөйкемле, батыр һәм матур талант иясен сайлады. Һәм без, яшел үзәнлеләр, аның безнең татар кызы булуы белән чиксез горурланабыз! Халык артисты менә шулай туа! Мең яшә, Динә!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250