Яшел Үзән

Грамоталы кулланучы булачаклар

Яшь буынның грамотасын күтәрү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында уздырылган "Кулланучылар хокукын яклау" республика олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиада өч этаптан торып, беренчесе аның дистанцион рәвештә уздырылды. 511 катнашучы арасында безнең районнан да 40 укучы үз эшен тәкъдим итте. II этапта катнашучылар олимпиаданы тест буларак үтте. Җиңеп чыккан 24 укучы III...

Яшь буынның грамотасын күтәрү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында уздырылган "Кулланучылар хокукын яклау" республика олимпиадасына йомгак ясалды.

Олимпиада өч этаптан торып, беренчесе аның дистанцион рәвештә уздырылды. 511 катнашучы арасында безнең районнан да 40 укучы үз эшен тәкъдим итте. II этапта катнашучылар олимпиаданы тест буларак үтте. Җиңеп чыккан 24 укучы III этапка кертелеп, аны алар имтихан буларак тапшырды.

4 җиңүчедән Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе укучысы Гыйльманова Алия II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 1нче лицейдан Арнст Яна җиңүгә омтылыш номинациясе җиңүчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: