Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Горький исемендәге Яшел Үзән заводы яшьләре чемпион булды (+фотолар)

«А.М.Горький исемендәге» акционерлык җәмгыятенең «Мозг» командасы тәүге тапкыр ТРның эшләүче яшьләрнең лига КВН командалары арасында чемпион исеменә лаек булды. Финал уен «Ак Барс» яшьләр сараенда узды.

- Чын күңелемнән яшьләребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйм. Сез заводыбызның, чын мәгънәсендә, горурлыгы. Республиканың алдынгы предприятиеләре командаларын узып беренчелеккә чыгуыбыз шатландыра. Һәрвакытта да чыгышыгызны карарга насыйп булмый. Шуңа да 15 декабрьдә Горький исемендәге мәдәни үзәктә 17 сәгатьтә узачак КВНны карарга киләчәкмен. Һәм барчагызны да шушы бәйрәмгә чакырып калам, - дип сөйли «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте директоры Ренат Мистахов.
Горькийлылар сәхнәдә югары әзерлек һәм актерлык сәләтен күрсәтте. Чыгышлары үзенчәлеклелеге, көндәлек мәшәкатьләргә генә түгел, ә һөнәри осталыкка да кагылышлы үткен шаярулары белән аерылып торды. Ә иң истә калганы завод сакчысының шпион­ны күзәтеп йөрүе хакындагы музыкаль чыгыш иде.
Бу кичтә команданың залда утырган теләктәшлек белдерүчеләре дә актив булды. Алар көч биреп, коллегаларына ярдәм итеп торды. Шуңа да уен бер сулышта узып китте. Финалның өч бәйгесе буенча ТРнда эшләүче яшьләрнең лига КВН командалары арасында «Мозг» командасы беренчелекне яулады.
Завод яшьләренең республика күләмендә үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтә алган икән, бу күп нәрсәләр хакында сөйли. Безнең яшьләр эштә генә түгел, ә һәрьяклап сәләтле. Бу җиңүләре дә моның ачык мисалы булып тора. Горький заводы яшьләрен ихластан котлыйбыз!
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев