Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөмбә – урман байлыгы ул

Быел гөмбә күп. Шәһәр үзәгендә урнашкан колхоз базарында күрше республика гөмбәчеләре нинди генә төрен сатмыйлар хәзер. Агы, карасы, сарысы дигәндәй. Бары да бар. Узган ял көнендә без дә барган идек урманга. Гадәттә бакчабыз янәшәсендәге Әйшә урманчылыгына йөрибез. Күз ачып йомганчы бер чиләк җыйдык дип әйтә алмыйм, әмма эзләсәң, йөрсәң, урманда...

Быел гөмбә күп. Шәһәр үзәгендә урнашкан колхоз базарында күрше республика гөмбәчеләре нинди генә төрен сатмыйлар хәзер. Агы, карасы, сарысы дигәндәй. Бары да бар.
Узган ял көнендә без дә барган идек урманга. Гадәттә бакчабыз янәшәсендәге Әйшә урманчылыгына йөрибез. Күз ачып йомганчы бер чиләк җыйдык дип әйтә алмыйм, әмма эзләсәң, йөрсәң, урманда гөмбә күп. Гөмбә җыярга килүчеләр тагын да күбрәк. Затлы машиналарын Казан - Йошкар-Ола трассасы буенда ташлап калдырып, урман эчендә гөмбә җыючылар гел очрап кына торды.
Без булган көнне татлы гөмбә, халык аны русчалатып опята дип сөйли, чыкмаган иде әле. Аның каравы, кара гөреҗдә күп булды, тик, вакыты узган булу сәбәпле, чебенләгән-кортлаган иде инде. Кара гөреҗдә - иң тәмле һәм иң туклыклы гөмбәләрнең берсе, һәрхәлдә, без аны бик яратып ашыйбыз. Быел бездә элегрәк елларда бары тик Мари урманнарында гына үсә торган ак гөмбә дә күренә башлаган. Әз-мәз аны да салдык кәрҗингә. Каен гөмбәсен чиләкләп җыярга мөмкин. Бүтән төр гөмбәләр дә күренә, тик исемнәрен белмәгән гөмбәне кәрҗингә салмавың хәерле. Безнең як урманнарда гөмбәнең 100дән артык төре үсүен дә әйтергә кирәк, әмма базарда нигездә берничә төрен генә сатып алырга мөмкин. Ак гөмбәне, озак саклау өчен, тозларга, маринадларга, киптерергә була. Ашы искиткеч тәмле һәм хуш исле. Әтәч һәм татлы гөмбәләр иң куркынычсызлардан санала, шуңа күрә аларны курыкмыйча-шикләнмичә ашарга ярый. Әтәч гөмбәсен кыздырырга да, тозларга да, катырырга да, каймак кушып пешерергә дә була. Тозлау өчен иң яхшысы - гөреҗдә. Тозлар алдыннан, әчесе чыгып бетсен өчен, берничә сәгать суда тоту файдалы. Пешереп тә, пешермичә дә тозлыйлар. Пешермичә тозласаң, тагын да тәмлерәк. Тәм биреп торсын өчен, тозлаганда укроп һәм кара карлыган яфрагы салырга. Тозны жәлләмәскә кирәк.
P.S. Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, август-сентябрь айларында гөмбә белән агулану очраклары теркәлмәгән.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X