Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газетабыз нәшер ителә башлауга - 20 ел!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Нәкъ 20 ел элек "Яшел Үзән" газетасының тәүге саны дөнья күрде. Бу еллар агымында редакциябездә эшләүчеләр артык үзгәрмәде дисәк тә була - кемнәрдер китте, кемнәрдер кмлде. Ә газетаның эчке рухы сакланып калды. Ул беренче саныннан ук район тормышы, андагы яшәеш, кешеләр язмышы, шәхесләр турында яктыртып барса, хәзер...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Нәкъ 20 ел элек "Яшел Үзән" газетасының тәүге саны дөнья күрде. Бу еллар агымында редакциябездә эшләүчеләр артык үзгәрмәде дисәк тә була - кемнәрдер китте, кемнәрдер кмлде. Ә газетаның эчке рухы сакланып калды. Ул беренче саныннан ук район тормышы, андагы яшәеш, кешеләр язмышы, шәхесләр турында яктыртып барса, хәзер дә районыбыз сулышын чагылдыра.

Минем дә баш мөхәррир вазифасына керешкәнемә бер ел тулды. Ел дигәннәре яшен тизлеге белән узды дисәм, бер дә ялгыш булмас, ләкин шул кыска гына мизгелләрдә мин укучыларыбыз белән якыннанрак танышу, аралашу өчен көчтән килгәнен эшләргә тырыштым. Тырышлык бушка узмады - кызыклы очрашулар, файдалы сөйләшүләр, укучыларыбыз белән күзгә-күз аралашу... Болар бар да үзенә күрә бер җылылык белән сугарылып башкарылды.

Безнең редакция өчен элек тә, хәзер дә газетаның һәр санын кызыклы һәм файдалы итү мөһим шарт булып тора. Белгәнебезчә. вакыт агымы белән тормыш шартлары, әйләнә-тирә гел үзгәреп тора. Шунлыктан газетабызның укучылар даирәсе дә яңасы белән алышына. Ә бу алмаш, әгәр Сез сизсәгез, бергә бара: тормышның яңа темалары мәкалә үзәгенә күчә, яңа сәхифәләр ачыла, алга таба "Баш мөхәррир сүзе" дип исемләнгәне дә дөнья күрәчәк. Шулай да никтер безгә ике арадагы сөйләшү җитеп бетми кебек. Нәкъ менә шул хакта Сездән ишетсәм, белсәм иде...

Укучыларыбызны ниләр кызыксындыра, газета битләрендә нинди темаларның яктыртылышын күрәселәре килә?

Хөрмәтле укучыларыбыз! Безгә языгыз, шалтыратыгыз, үзегезне борчыган сорауларыгызны бирегез, яңалыклар белән уртаклашыгыз. Ә без, үз чиратыбызда, Сезне кызыксындырган мәсьәләләрне газетабыз битләрендә яктыртырбыз.

Ихтирам белән, Сезнең Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев