Яшел Үзән

ГАИЛӘГӘ ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ

Авылда үзенең эшен оештырган гаиләләргә дәүләт ярдәм кулы суза. «Татарстан Республикасында гаилә фермерларын үстерү программасы» буенча алып барыла ул. Гаилә оештырган эшкә дәүләт игътибары аңлашыла да инде. Ишәйде алар. Республика буенча 2009 елда нибары 4 фермер теркәлгән булса, 2010 елда аларның саны 24кә, 2011 елда - 405кә үк җиткән. Бу...

Авылда үзенең эшен оештырган гаиләләргә дәүләт ярдәм кулы суза. «Татарстан Республикасында гаилә фермерларын үстерү программасы» буенча алып барыла ул. Гаилә оештырган эшкә дәүләт игътибары аңлашыла да инде. Ишәйде алар. Республика буенча 2009 елда нибары
4 фермер теркәлгән булса, 2010 елда аларның саны 24кә,
2011 елда - 405кә үк җиткән.

Бу уңай күренеш һәм аңа дәүләт һәрьяклап уңайлыклар тудырса, авылдагы авыр мәсьәләләрнең берсе - эшсезлекне бетерүгә зур адым ясалыр иде.
Ярдәм дигәннән, ул вакытында, ягъни эшне башлап җибәргән чорда бирелсә, әйбәт була. Менә шуны аңлап быел «Яңа фермер эше оештыручыларга 2012-2014 елларда ярдәм итү программасы» дип аталганы да булдырылды. Әлеге яңалык белән таныштыру максатыннан, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларны җыеп, семинар-киңәшмә үткәрде.
Әлеге семинарда Яшел Үзән муниципаль районы фермерлары да катнашты. Барып-кайтуны районның авыл-хуҗалыгы идарәсе оештырды. Семинарның яхшы ягы шул булды: анда «Россельхозбанк» вәкиле, «Милек һәм җир мөнәсәбәтләре» министрлыгы, проект оешмалары, ферма җиһазлары җитештерүче предприятие вәкилләре катнашты һәм теләгән кеше үзен борчыган мәсьәләләрне сөйләп, аларга ачыклык кертә алды.
Яңа эштә сораулар хәйран күп була инде. Иң күбе әлеге банк вәкиленә бирелде дисәк тә ялгышмабыз. Дәүләт бирәсе акча шул банк аша күчерелә. Мисалга, аның артык күп кәгазь таләп итүенә зарланды фермерлар. Мәсәлән, ферма төзеләсе җирнең хосусыйлаштырган булуы турындагы рәсми белешмә банкка нигә кирәк? Ферма саласы җирнең үзеңнеке булуы зарур, әгәр дә авылдагы иркенлектән файдаланып теләсә кайда төзеп куйса, фермер - аның эшләгән эше дә, тотылган акчасы да җилгә очуы бар бит. Җир белән бәйле җәнҗаллар чыгып тора шул. Аннары, кредит алган вакытта күрсәтелә торган заклад турында аңлашылмаучылык туа, диделәр җыелышта утырганнар. Эшен башлап җибәрүче кешенең закладка куярдай милке юк бит әле. Ул нәкъ менә шул мөлкәтен булдырырга - әйтик, фермасын төзер өчен - кредитка акча сорый бит инде... Бу мәсьлә ачык кала язды. Банк залогсыз акча бирә алмый - аның тәртибе шул. Ул чигенмәде. Фермерга нишләргә соң? Җыелышны алып баручы министр урынбасары Николай Якушкин: «Бернинди дә өзеклек килеп чыкмаска тиеш! Һәртөрле аңлашылмаучылыкны муниципаль район үзе чишә ала, аларның моңа канунлы нигезләре бар», - дип белдерде ул.
Фермага җиһаз сатып алу мәсьәләсе хәл ителгән икән. Иллегә - илле, дип йөртелә ул хисаплашу юлы. Ягъни җиһазлар өчен тотылган чыгымның яртысын шушы программа буенча дәүләт түләсә, калган яртысын кеше үзенең кесәсеннән чыгарырга тиеш була. Әйтик, 24 баш сыер фермасына кирәкле җиһазларны - сөт саву аппараты, су эчерү җайланмасы, тирес чыгару конвейры һәм башка вак-төяк әйберләр - әлеге оешма җәмгысы 838 мең сумга тәкъдим итә. Бу очракта кеше өмет иткән ярдәм акчасы 419 мең сум күләмендә була.
Әгәр әлеге программага керә алса. Әлбәттә, ул чикле. Барлыгы 140 миллион сум бирү күздә тотыла быел. Шуның 80 миллионы - Татарстан, калган 60 миллионы Федерация казнасыннан килергә тиеш икән. Әлеге җыелышта бер фермерга иң күбе 1 млн 750 мең сум бирелергә мөмкин диелде. Шундый таләп тә бар монда: шул акчаның 1,5 млн сумын ферма ихтыяҗлары өчен тотарга мөмкин булса, калган 250 меңен кеше үзенең өен яңарту эшләренә тотарга хокуклы.
Ә инде фермерны программага алу мәсьәләсе бәйге рәвешендә хәл ителәчәк. Бәйге министрлыкта үткәреләчәк. Кандидатлар исемлеген исә район авыл хуҗалыгы идарәләре туплап тапшыра.
- Бу мәсьәлә фермерлар съездына кадәр хәл ителеп бетәргә тиеш. Ә ул безнең республикада февраль башына билгеләнгән, - диде министр урынбасары Николай Якушкин үзенең йомгаклау сүзендә.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: