ФОТОРЕПОРТАЖ: Александр Тыгин гимназистлар соравына җавап бирде
Кичә 5нче гимназиядә ата-аналар җыелышы узды, анда 5а һәм 6а сыйныф укучыларына "Яшел Үзән" редакциясеннән баллы бүләк тә тапшырылды. Директор Нәкыя Чибинова имтихан нәтиҗәләре, мәктәпнең рейтингы белән таныштырганнан соң, сүз район башлыгы Александр Тыгинга бирелде.
Александр Васильевич республикада Экология елы якынлашканда яшелләндерү буенча шәхси генераль планын тәкъдим итте:
- Фантазиягезгә ирек бирегез һәм сезнең нәрсә дә булса, һичшиксез, килеп чыгачак. Нәтиҗәдә, яңа, башкаларга охшамаган, үз микрорайоныгызны бизәп торучы яшел почмаклар барлыкка киләчәк. Безнең укучылар үзләре утырткан үсентеләрен тәрбияләп, вандаллардан саклап яшәр иде. Ә без үз чиратыбызда мәктәп яны территориясенә, тротуарларга асфальт җәярбез. Яшелләндерү буенча планны эшкәрткәч, аны шәһәр Советында расларга кирәк булачак.
Илсөя Завилейская фотолары.
Тулырак газетабызда укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев