Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әфлисунны бүләбез - без күбәү, ә ул берәү (1нче кисәк)

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр дүрт айдан бирле торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләми. Сәбәбе нәрсәдә? Осиново авылы мәдәният сараенда узган авыл җыенында Яшел үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев катнашты.

Осиново авыл җирлеге башлыгы Татьяна Мельникова 2014 елда эшләнгән эшләргә хисап тотып, авыл җирлегенең 2025 елга кадәрге социаль-икътисади үсеше перспективалары һәм аларны тормышка ашырганда очрашкан проблемалар турында чыгыш ясады.
Чыгышта Осиново авыл җирлегенең демографик күрсәткечләре яңгырады. Мәгариф, сәламәтлек сак­лау, мәдәни өлкәдәге нәтиҗәләр күрсәтелде, урам-юл челтәре реконструкция һәм үсеше мәсьәләләренә тукталды. Иң катлаулы мәсьәлә монда - «Салават күпере» комплексында яшәүчеләр һәм ике идарәче компания арасында килеп чыккан бәхәс.
Кыскача гына: «Салават күпере» комплексы территориясендә эшләү өчен ике идарәче компания «сугыша» - «Салават күпере»нә башта ук хезмәт күрсәтүче «УК Жилсервис» ширкәте (яңа директоры Илгиз Латыйпов) һәм «УК Комсервис» (аның белән «УК Жилсервис»ның элеккеге директоры Камил Шәрипов идарә итә, хәзер «Жилсервис»ның бөтен персоналы аның артыннан киткән). Берсенең биредә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен белгечләре юк, икенчесенең документлары тәртиптә түгел.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев