Яшел Үзән

Эссе җәйнең кайнар темасы – су

Шәһәрдә кайнар су булмау шушы эссе җәйнең иң «кайнар» проблемасының берсе булып калуын дәвам итә. Хакимиятнең «Кайнар линия»сенә халык биргән сорауларның да күбесен ул тәшкил итә. Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә район Советы аппараты җитәкчесе Эльза Кадникова белдерүенчә, бер атнада 200дән мөрәҗәгать нәкъ шул су...

Шәһәрдә кайнар су булмау шушы эссе җәйнең иң «кайнар» проблемасының берсе булып калуын дәвам итә. Хакимиятнең «Кайнар линия»сенә халык биргән сорауларның да күбесен ул тәшкил итә.
Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре киңәшмәсендә район Советы аппараты җитәкчесе Эльза Кадникова белдерүенчә, бер атнада 200дән мөрәҗәгать нәкъ шул су булмауга бәйле. Болардан тыш, кайнары түгел, салкыны да проблемага әйләнгән авыл җирлекләре бар. «Чынлап та, авылларда су проблемасы бар, әмма без аны чиратлап хәл итәчәкбез», - дип ышандыра бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов. Су проблемасы турыдан-туры халыкның торак-коммуналь хезмәтләренә түләмәүләренә бәйле. ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов сөйләвенчә, хәзер фатирлар буенча рейдлар үткәрелеп, бурычны шактый гына киметү мөмкин булган. Әйтик, газ өчен бурычлар капланса, ЗПТС кайнар суны бирергә әзер югыйсә. Кайнар суны бурычлы кешеләрнекен генә «өзәргә» кирәк дигән тәкъдим җиткерүчеләр дә бар. Әмма ЗПТС системасында андый мөмкинлек юк. Димәк, уртак көч белән бурычны җыярга гына кала.
Социаль яктан куркыныч гаиләләр белән эшләү шулай ук теманың дәвамы булып тора. Чөнки бурычлыларның төп өлешен алар тәшкил итә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева әйтүенчә, районда шундый хәлдәге 130 гаилә исәптә тора. Менә шул социаль яктан куркыныч гаиләләрдә 227 бала тәрбияләнә. Эчкече ата-аналар тәэсирендә начар юлга баскан яшүсмерләрнең бер өлеше ябык типтагы махсус учреждениеләргә җибәрелә, кайберләре приютларга эләгә, балалар йортларына да урнаштырылганнары бар.
- Һәр гаиләгә куратор - социаль эш буенча белгеч билгеләнде. Шуңа күрә куркыныч гаиләләрнең һәркайсы белән аерым план буенча эшләргә тырышабыз. Гаиләне тернәкләндерү планы ведомствоара консилиумда каралып, кабул ителә, - дип аңлата Рәйсә Афанасьева. - Андый гаиләләрдә гадәттә ата-аналар амораль яшәү рәвеше алып барып, аларның даими эш урыннары булмый. Шул сәбәпле коммуналь хезмәтләргә бурычлары җыела. Мәсәлән, исәптә торган гаиләләрнең 52 проценты шундый.
Бу проблема хәзер авыл җирлекләренә дә хас. Мәсәлән, Әйшәдә авыл җитәкчеләре белән бергә рейд булып, анда алар шундый 6 гаиләне тикшергән. Социаль яктан куркыныч 2 гаилә ачыкланып, 4 баланың язмышы комиссия утырышында каралачак. Бишнә һәм Раифа җирлекләрендә бурычлары күп җыелган 8 гаиләдә булганнар. Шундый ук рейдлар Норлат, Васильево һәм Карамалы Тау җирлекләрендә дә булган. Авыл җирлекләренең торак компанияләре вәкилләре сүзләренә караганда, мондый рейдлар, ягъни халык белән турыдан-туры очрашу, үз нәтиҗәсен бирмичә калмый. Бу эш алда да дәвам итәчәк.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: