Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЭШЛЕ БУЛУ – БӘЙРӘМ УЛ 16+

Яңа кораб төзү эше башланып киткән көнне олы бәйрәмгә тиңлиләр «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә. Эшче халык митингка җыела, мәртәбәле кунаклар да килә тантанага. 29 август көнне үткәрелгән тантана 21631 проекты буенча корылачак ракета белән кораллана торган яңа каробка нигез салуга багышланды. Завод чираттагы хезмәт җимешен «Зеленый...


Яңа кораб төзү эше башланып киткән көнне олы бәйрәмгә тиңлиләр «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә. Эшче халык митингка җыела, мәртәбәле кунаклар да килә тантанага. 29 август көнне үткәрелгән тантана 21631 проекты буенча корылачак ракета белән кораллана торган яңа каробка нигез салуга багышланды. Завод чираттагы хезмәт җимешен «Зеленый Дол» дип атаган. Кораб төзүчеләрнең шәһәрнең 80 еллык юбилеена үзенчәлекле бүләге бу.

Яшел Үзәннең төп предприятиеләренең берсе булган кораблар төзүче бу заводның эш белән тәэмин ителүенә Татарстан республикасының хөкүмәт рәисе Илдар Халиков та үзенең сөенүен белдерде.
- Иң беренче итеп, ракеталар белән коралланган катлаулы техника - диңгез корабы төзи ала торган предприятиебез булуы белән бәхетле икәнлегемне әйтәсем килә. Һәм иң мөһиме: бу кораб соңгысы түгел - чираттагысы! Димәк, заводка киләчәктә дә эшләр биреләчәк.
Эше барның - ашы бар, ди безнең халык. Чыннан да, күп төрле белгечләр һәм оста куллы һөнәр ияләрен берләштергән заводның эш белән тәэмин ителүе зур уңыш. Эш бирелүен, ягъни, үзләренчә әйтсәк, заказ алуны олы бәйрәмгә тиңләү юкка түгел. Биредә эшләүчеләр тормыш чыганагы эзләп аптырап йөрмәячәк дигән сүз бу.
Ә бит акционерлык җәмгыяте эшчеләре ышанычны аклый. Гомумән, соңгы елларда завод күтәрелеш кичерә. Әлеге проект буенча өч кораб төзеп тапшырган инде ул. Каспий диңгезе хәрби флотилиясен дә, нигездә, Яшел Үзәндә төзелгән кораблар тәшкил итә. Әлбәттә, тәҗрибә тупланган.
Тантанага килгән РФ хәрби-диңгез флоты командующиенең урынбасары адмирал Андрей Ткачев якташларыбызның хезмәте белән канәгать булуын белдерде.
- Илебезнең диңгез буйларында тынычлык саклый ала торган бу кораб бик кирәкле безгә. Аны тиз һәм яхшы сыйфатлы итеп төзергә кирәк. Проектын ясаучы, завод һәм без шулай дустанә бергә тырышканда максатыбызга ирешербез дип ышанам. Яшел үзәнлеләрнең хезмәтенә ихтыяҗ бар бездә! - дип төгәлләде адмирал чыгышын.
Халык алдында шулай ук кораб проектын ясаган Яшел Үзән проектлар бюросы һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Аларны тыңлап торган халыкның күңелен, бу минутларда, заводка эш бирелсен - заказлар өзелмәсен иде дигән, уртак бер теләк биләгәндер, мөгаен.
Предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов халык исеменнән чыгыш ясап, заводның мөмкинлекләре көннән-көн яхшыра баруын әйтте. Шуны раслап, корпуслар цехында Германиядән сатып алынган яңа станок, кунаклар белән бергә, тантаналы төстә эшләтеп җибәрелде. Корыч тураучы станок сыйфатлы һәм төгәл эшләве белән кулай икән корпус ясаучыларга.
Генераль директор кунакларны завод белән янәшә генә Идел ярында төпләнгән яхта клубына да алып барды. Өр-яңа яхта клубын ачу дисәң дә ярый иде бу тантананы. Сигез яшьтән алып унсигез яшькә кадәрле балалар шөгыльләнә торган клуб инде берничә ел эшләп килсә дә, аның барлык инфраструктурасы һәм биналары әле генә җиткерелеп матур ялтырый иде. Әйтергә кирәк, бу төзелешләр барысы да иганәчеләр акчасына башкарылган. Бүген дә менә балаларга яңа автобус бүләк итте иганәчеләр. Клуб җирендә агачлар утыртып, мөхтәрәм кунаклар биредә үзләреннән истәлек калдырдылар.
Аңлашыла инде, иганә күрсәткән оешма яисә бай кеше акчасын киләчәге булмаган эшкә салмас иде. Заводка таянып тернәкләнгән яхта клубына ярдәм итүчеләр дә, билгеле, предприятиенең киләчәге өметле булуын уйлап эш иткәннәр.
Әйе, соңгы елларда Яшел Үзән заводының эше куера, үзе яңара бара. Менә шундый бәйрәмнәрнең ешрак булуын телисе килә аларга.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев