Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш урынында бәхетсезлек

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Октябрьский авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Заманча төзелеш технологияләре» - «Яңа Тура» технополисы төзү» - күмәртәләп сату павильоннары зонасы» ширкәтендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде һәм анда закон бозу очрагы ачыкланды. 10 октябрьдә иртәнге сигезләр тирәсендә «Хюндай-160» экскаваторы «КамАЗ» автомобиленнән полиэтилен торбалар бушаткан вакытта, вазифадагы затның техник иминлек...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Октябрьский авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Заманча төзелеш технологияләре» - «Яңа Тура» технополисы төзү» - күмәртәләп сату павильоннары зонасы» ширкәтендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде һәм анда закон бозу очрагы ачыкланды.

10 октябрьдә иртәнге сигезләр тирәсендә «Хюндай-160» экскаваторы «КамАЗ» автомобиленнән полиэтилен торбалар бушаткан вакытта, вазифадагы затның техник иминлек һәм хезмәт кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, автомашина прицебыннан торбалар төшеп, предприятиедә эшләүче 21 яшьлек егетнең башына зыян килә һәм шул җәрәхәтеннән ул үлеп китә.
Эш урынындагы бәхетсезлек очрагы эшне тиешле дәрәҗәдә оештырмаудан һәм иминлек кагыйдәләрен үтәмәүдән чыга. Болардан тыш, җаваплы затлар хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәүдә контроль булдырмаган һәм шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт кагыйдәләрен кабул итү чарасын күрмәгән.
РФ Конституциясенә һәм РФнең Хезмәт кодексының 212нче маддәсенә ярашлы рәвештә, эш бирүче хезмәткәрләргә имин эш шартлары тудырырга бурычлы. Бу очракта закон бозу очрагы күз алдында.
2012 елның 9 ноябрендә Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы РФ Җинаятьләр кодексының 143нче маддәсенең 2нче кисәге буенча җинаять эше кузгату буенча күрсәтмә чыгарып, материалларны ТР буенча РФ МРСО СУ СК Яшел Үзән бүлегенә җибәрде.
Хәзерге вакытта югарыда әйтелгән бүлектә җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү бара.
Нурия Хәмидуллина,
Яшел Үзән шәһәр прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев