Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Динә Гарипова «Евровидение»дә чыгыш ясаячак

«Голос» проектында җиңү яулаган Яшел Үзән кызы Динә Гарипова «Евровидение-2013» җыр бәйгесендә Россия исеменнән чыгыш ясарга әзерләнә. Бу хакта газетабызның узган саннарының берсендә хәбәр иткән идек инде. Узган якшәмбедә 1нче каналның «Воскресное «Время» тапшыруында Динәне һәм аның остазын телевизор экранында янә күрү бәхетенә ирештек. Динә телетамашачылар хөкеменә «Евровидение»дә башкарачак яңа...


«Голос» проектында җиңү яулаган Яшел Үзән кызы Динә Гарипова «Евровидение-2013» җыр бәйгесендә Россия исеменнән чыгыш ясарга әзерләнә.

Бу хакта газетабызның узган саннарының берсендә хәбәр иткән идек инде. Узган якшәмбедә 1нче каналның «Воскресное «Время» тапшыруында Динәне һәм аның остазын телевизор экранында янә күрү бәхетенә ирештек. Динә телетамашачылар хөкеменә «Евровидение»дә башкарачак яңа җырын тәкъдим итте. «Бәйгедә чыгыш ясау минем өчен бик зур җаваплылык. Горурлык та», - диде ул, җырны башкарыр алдыннан.
Бәйге май аенда Швециянең Мальма шәһәрендә узачак. Яшел Үзән кызы Россия музыканты, «Автограф» группасының элекке бас-гитаристы Леонид Гуткин белән берлектә Швеция продюсерлары Габриэль Аларес һәм Йоаким Бьорнберг иҗат иткән «What If» («Что, если ...») җырын башкарачак. Бу хакта 1нче каналның музыка директоры Юрий Аксютның интернетта фикере урнаштырылган: «Декабрь башында композиторлар һәм сүз авторлары арасында Швециядә Россия җырчысы башкарачак җырга бәйге игълан иткән идек, - диелгән анда. - Ике ай эчендә Россиядән һәм чит илләрдән, аерым алганда, АКШ, Англия, Швеция, Дания, Кипр, Ирландиядән 100дән артык заявка кабул иттек. Нәтиҗәдә Леонид Гуткин белән берлектә Швеция продюсерлары иҗат иткән җырны сайлап алдык».
«What If» («Что, если ...») җыры Динәнең тавыш мөмкинлекләренә бик тә туры килә. Эчтәлеген аңлап бетермәсәк тә, күңелдә бары тик матур хис-тойгылар уятучы җыр. Шулкадәр иркен, киң диапазон, искиткеч бай аһәңле тембр. Чишмә суыдай саф тавыш. Ул башкарган җырларда аның якты күңеле чагыла кебек. Җырны, тулы бер зур катлаулы әсәр буларак кабул итеп, бөтен җаны-тәне, бөтен барлыгы белән башкара ул. Шуңа күрә дә бөтен халык мәхәббәтен яулады. Бу хакта интернет-форумда рус егете язып калдырган фикер дә бәһале: «Динәнең тавышының төп кыйммәте шунда - ул кешеләрдә йокыга талып баручы чисталыкны һәм яктылыкны уята. Аның тавышы күңелләрне иркәли, җанны дәвалый. Әйләнә-тирәбездәге аяныч чынбарлыктан тыш, әле дөньяда гүзәллек, сафлык барлыгын искәртә ул», - ди.
Узган ел ахырында 1нче каналда барган «Голос» телепроектында талантлы Яшел Үзән кызы Динә Гарипованы яклап һәркайсыбыз тавыш биргән иде. «Евровидение-2013»тә, смс-хәбәрләр җибәреп, Динә өчен тавыш бирергә әзерләник. Европаны тезләндерергә җыенган үзебезнең татар кызы өчен бирик!
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев