Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Динә Гарипова өчен аерым рәхмәт»

Бәйрәм төп мәйданда искиткеч кызыклы һәм күп кеше катнашкан театральләштерелгән күренештән башланып китте. Анда меңәрләгән бала татар биюләреннән алып Бразилия карнавалына кадәр күрсәтте. Бу бәйрәм масштабының елдан-ел киңәюен, биючеләрнең осталыгын күрсәтте. Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин бәйрәм догасы укып, шәһәр халкына котлауларын җиткерде. Күккә глобус формасындагы шар күтәрелде...

Бәйрәм төп мәйданда искиткеч кызыклы һәм күп кеше катнашкан театральләштерелгән күренештән башланып китте. Анда меңәрләгән бала татар биюләреннән алып Бразилия карнавалына кадәр күрсәтте. Бу бәйрәм масштабының елдан-ел киңәюен, биючеләрнең осталыгын күрсәтте. Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин бәйрәм догасы укып, шәһәр халкына котлауларын җиткерде. Күккә глобус формасындагы шар күтәрелде һәм бәйрәм беткәнче һавада, нәкъ мәйдан өстендә эленеп торды. Яшь-җилкенчәк шау итеп мәйдан тутырып биегәндә ак күгәрченнәр очыру, алтын ялтыравыклар һәм төрле серпантиннардан торган салют аттыру бәйрәм бизәге булды. Элеккеге көрәш батырлары Сабан туе әләмен күтәрү белән милли көрәш һәм ярышларны башларга старт бирелде.
Трибунага муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин күтәрелде: «Бу якты бәйрәм бик борынгыдан килсә дә, хәзер ул заманча төс алды, яңа спорт уеннары өстәлде. Ул безгә чираттагы тапкыр кыр батырларын, авыл хуҗалыгында уңышка ирешкән хезмәтчәннәрне олыларга мөмкинлек бирә. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм», - диде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты котлавын җиткереп, яшел үзәнлеләрне үз исеменнән котлады.
- Мин бу мәйданда беренче тапкыр һәм ул миңа ошый, иркен, матур, күңелле, рәхәтләнеп ял итегез, - диде. - Яшел Үзән зур сәнәгать үзәге. Алар соңгы вакытта икенче сулышын алып, чәчәк ата. Әмма районда авыл хуҗалыгына игътибарны арттыруыгыз таләп ителә.
Ул сүз уңаеннан якташыбыз Динә Гарипованы искә алып: «Сездә яшьләргә үсәргә бөтен мөмкинлек бар. Динә Гарипова - сезнең талантлы бала, ул Татарстанның данын бөтен илгә таратты. Рәхмәт сезгә!» - дип тә өстәде.
РФ Конституцион суды рәисе урынбасары Сергей Маврин: «Миңа сезнең милли бәйрәмдә катнашу бәхете тиде. Мин моңа бик шатмын, чөнки ул бик яхшы оештырылган, күңелле һәм үзенчәлекле», - дип, РФ Конституция суды рәисе котлавын җиткерде. Бу бәйрәмдә Россиянең тагын 18 субъектыннан
судьялар катнашты.
Мәйданга лаеклы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагында уңышка ирешкән алдынгылар чыгып тезелде. Алар грамоталарны һәм акчалата призларны тантаналы рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин кулыннан алды.
Бәйрәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән дәвам итте. Зур сәхнәдән тамашачылар артистлар Раяз Фасыйхов, «ЗөЛәйЛә» төркеме, Азалия Зиннәт, «Кристалл» бию төркеме, Ринат Шаһидуллин һәм Гүзәл Арсланованың дәртле чыгышларын яратып карады һәм тыңлады. Ә инде бәйрәмне ел буе көтеп алган төрле спорт төрендә ярышырга яратучылар капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, көянтә чиләк тотып узышты, колгага менде, гер күтәрде. Күп санлы җиңүчеләр билгеләнде.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев