Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Десикация? Монысы нәрсә инде тагын?!

Авыл өстендә выжылдап самолет очканга сала халкы күнегеп бетте дә бугай инде. Гадәттә ул яз көне еш оча. Шуңа да бу көннәрдә баш очыннан гына узучы авиатехниканы күреп халык аптырашта калды. Югыйсә урып-җыю эшләре дә төгәлләнү алдында. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ни белән мәшгуль икән?

Ә кукурузник, әлбәттә инде, болай гына, юкны барга уздырып очып йөрми. Бу көннәрдә район кырларында үсүче көнбагышны десикациялиләр. Монысы нәрсә дигән сүз инде тагын, дисезме? Бу процесс культураның технологик өлгерешен тизләтә, урып-җыюны җиңеләйтә, шулай ук аны төрле гөмбә авыруларыннан саклый. Монысы исә уңышны тулысы белән саклап калырга ярдәм итә.
- Көнбагышны районда 6 мең гектарда җыеп аласы бар. Әлеге культура урагы бөртеклеләр белән чагыштырганда күпкә үзенчәлекле, четерекле. Көнбагыш тамырда килеш дымлылыгын киметсен өчен аны авиация ярдәмендә сиптереп корыталар. Самолетлар бүген десикация­ләү дигән шул эшне башкара. Хәзер генә түгел, ә гомер буе шулай эшләдек. Массаны киптергәннән соң, 10 көн узгач, уңышны җыеп алырга мөмкин. Бу эшне трактор белән башкарган булсак, бик уңайсыз һәм җирләр тапталып беткән булыр иде, - дип аңлатты безгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин.
Көнбагыш иң отышлы, табыш бирә торган культура булып кала бирә. Аңа сорау да зур, бәясе дә канәгатьләнерлек. Шуңа да бүгенге көндә аны югалтуларсыз җыеп алу аграрийлар алдында төп бурыч булып тора.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X