Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Декларация бирергә онытмагыз

Спиртлы эчемлек җитештерүчеләргә һәм шулай аны ваклап сатучыларга кануннарны һаман үзгәртеп, катгыйландырып торалар. Шуның белән бу өлкәдә тәртип тә урнаштыру күздә тотыла, әлбәттә ки. Менә хәзер декларация бирү срогы да билгеләү турында карар гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең «Спиртлы эчемлекләр әйләнеше һәм куллану турында декларация бирү турында» кагыйдәсе бу елның 9...

Спиртлы эчемлек җитештерүчеләргә һәм шулай аны ваклап сатучыларга кануннарны һаман үзгәртеп, катгыйландырып торалар. Шуның белән бу өлкәдә тәртип тә урнаштыру күздә тотыла, әлбәттә ки. Менә хәзер декларация бирү срогы да билгеләү турында карар гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең «Спиртлы эчемлекләр әйләнеше һәм куллану турында декларация бирү турында» кагыйдәсе бу елның 9 августындагы 815нче карар белән расланган. Бу турыда безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр итә.
Әлеге карар буенча 25 проценттан артык этил спирты кергән спиртлы продукцияне, сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнеше белән шөгыльләнүче оешмалар, һәм шулай ук аларны ваклап сатучылар, шәхси эшмәкәрләр I һәм II кварталлар өчен декларацияне 2012 елның 12 сентябренә кадәр бирергә тиеш.
Билгеләнгәнчә, декларацияләрне квартал саен алдагы хисап чоры алдыннан айның 10нчы числосына кадәр, ә IV квартал өчен алдагы айның 20сенә кадәр тапшырырга кирәк.
Декларация бирүчеләргә тулырак мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе порталына мөрәҗәгать итәргә була: http:// gosalcogol.tatar.ru/.
Белешмәләр өчен телефон: 5-85-15, 5-86-72.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев