Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Чыгарылыш сыйныф гүзәле»

24 июньдә «Родина» мәдәният сараенда шәһәр тарихында беренче тапкыр «Чыгарылыш сыйныф гүзәле-2013» бәйгесе (Королевский бал выпускников-2013») узачак. Ул өч этапта оештырыла: 10 июньдә башланган иде һәм соңгысы дүшәмбегә билгеләнгән. Бәйгенең беренче этабы заманча тәртиптә - интернет ярдәмендә барды. Яшел Үзән музыка театрының «Вконтакте»дагы рәсми группасында 11-12 июньдә яшьләр, булачак йолдызларны...

24 июньдә «Родина» мәдәният сараенда шәһәр тарихында беренче тапкыр «Чыгарылыш сыйныф гүзәле-2013» бәйгесе (Королевский бал выпускников-2013») узачак. Ул өч этапта оештырыла: 10 июньдә башланган иде һәм соңгысы дүшәмбегә билгеләнгән.
Бәйгенең беренче этабы заманча тәртиптә - интернет ярдәмендә барды. Яшел Үзән музыка театрының «Вконтакте»дагы рәсми группасында 11-12 июньдә яшьләр, булачак йолдызларны билгеләп, ачыктан-ачык тавыш бирде. Катнашырга теләк белдергән 15 кыздан 5ен сайлап алганнар. «Чыгарылыш сыйныф гүзәле-2013» исеме өчен 5 кыз көрәш алып барачак. Болар Назгөл Шәмгунова (5нче гимназия), Алисә Меледина (9нчы лицей), Алинә Мотыйгуллина (1нче лицей), Екатерина Шибалова (3нче гимназия), Виктория Морозова (14нче мәктәп).
Бу көннәрдә сарайда конкурсның финал өлешенә репетиция бара, кызлар фотосессиядә катнаша. Бәйгенең йомгаклау этабы 24 июньдә 17 сәгать 30 минутта башлана.
Яшел Үзән яшьләренең күпсанлы сорау-тәкъдимнәре буенча киләсе елда «Король»не дә сайлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев