Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борынын тешләп өзгән

Суд залыннан алынган мәгълүматларны укыйсың да, хәйран каласың. Нинди җинаятьләр кылмыйлар да, нәрсә генә эшләми бу халык. Кешедән дә оялмыйлар, полициядән дә курыкмыйлар, Аллаһ җәзасы турында да уйламыйлар.

Шушы көннәрдә генә Яшел Үзән шәһәр суды шактый үзенчәлекле бер җинаять эшен тикшерде. Вакыйга узган елның 16 декабрендә күрше белән күрше туганнар кебек тату яшәргә тиешле тулай торакта бара.

43 яшьлек Данис Горбатов (исем-фамилиясе үзгәртелде) та биредә көн итә. Ә тулай торакта төрле кеше яши - тыныч гаиләләр дә, эт белән мәче кебек талашып яшәүчеләр дә җитәрлек. Менә шулай күрше 57нче фатирда кемдер бик нык бәхәсләшә, Горбатовка йокларга ирек бирми. Горбатов кисәтү ясый һәм 27 яшьлек күршесе белән әйткәләшә башлый. Сүздән - бәхәс, бәхәстән сугыш чыга. Ике ир арасындагы бәхәс бик аяныч төгәлләнә - кызу канлы Горбатов егетнең борынын тешләп өзә.

Судта Горбатов гаебен тулысынча таный тануга, әмма 27 яшьлек егетнең йөзе үзгәреп кала. Һәм, әлбәттә инде, матур якка түгел.

Суд, гаепленең шәхесе турында мәгълүматларны искә алып, аны өч ел ярымга каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар кабул итсә дә, хөкем карары әле үз көченә кермәде.

Радик Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X