Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Бәллүр каләм-2015" җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстанның матбугат көнендә традиция буенча республикабызның иң талантлы, иң оста журналистларын барлыйлар. Менә инде унсигезенче ел рәттән 19 майда каләм әһелләренең иң мәртәбәле һөнәри бәйгеләренә - "Бәллүр каләм" конкурсына нәтиҗә ясала. "Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгендә республикабызның йөзе булган, туган җиребездә һәм анннан читтә булган барлык мөһим вакыйгаларны тиз арада һәм...

Татарстанның матбугат көнендә традиция буенча республикабызның иң талантлы, иң оста журналистларын барлыйлар. Менә инде унсигезенче ел рәттән 19 майда каләм әһелләренең иң мәртәбәле һөнәри бәйгеләренә - "Бәллүр каләм" конкурсына нәтиҗә ясала.

"Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгендә республикабызның йөзе булган, туган җиребездә һәм анннан читтә булган барлык мөһим вакыйгаларны тиз арада һәм аңлаешлы итеп халыкка җиткерергә ярдәм иткән йөзләгән журналист җыелды. Журналистика тармагына катнашы булмаган кешеләр, каләм ияләренең эше никадәр авыр икәнен аңлап җиткерми.

- Бу һөнәр ияләре өчен көн дә, төн дә юк, дөресрәге төннәр кайчак көннәргә караганда күбрәк, эш һәм ял көннәренә бүленеш юк - яллар ешрак эш көннәренә әверелә, кояшлы һәм яңгырлы көннәр дә журналистикада була алмый, - дип бик дөрес билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Аерым рәхмәтен Илдар Халиков ветеран журналистларга җиткерде. Техника үсеш алмаган чорда текстны аерым хәрефләрдән җыеп газеталар бастырган вакытларда эшләү җиңел булмаган, билгеле. Үзгәртеп кору чорында да журналистларның эшендә шулай ук үз кыенлыклары күзәтелгән. Интернет барлыкка килгәч исә, көчле конкуренция шартларында басма матбугат тиздән юкка чыгар дигән сүзләр йөри башлады. Әмма алар бүген дә тулы куәтенә эшләп килә. Бүгенге көндә журналистика өлкәсендә эшләүчеләргә тагын да зуррак җаваплылык йөкләнә. Массакүләм матбугат чараларына хәбәрләрне минутында җиткерү бурычы йөкләнә, кайбер материалларны редакцияләүгә бик аз вакыт кына бирелә. Шуңа да каләм әһелләренең профессиональлеге, төгәллеге республиканың киләчәген дә хәл итә хәтта.

- Без бирегә чираттагы тапкыр бер-беребезне шушы бәйрәм - Татарстанның матбугат көне белән котларга җыелдык. Журналистның авыр хезмәтен тиешенчә бәяләгән, аларга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтебезне әйтәсебез килә, - дип Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сәхнәдән котлау сүзләрен ирештерде.

Ул ассызыклап үткәнчә, Татарстанның матбугат көне 1998 елда оештырыла. Әмма тамырлары белән бу бәйрәм ерак үткәнгә - данлыклы "Нур" газетасына килеп тоташа. 1905 елда ул Россиядә беренче буржуаз-демократик революция дулкынында Санкт-Петербургта оеша. Шуннан соң беренче татар газеталары Уральскида, Оренбургта, Әстерхан, Мәскәүдә һәм, әлбәттә, Казанда барлыкка килә. Шул рәвешле быел без татар матбугатының 110 еллыгын да бәйрәм итәбез, дип билгеләде Римма Ратникова.

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов исә, журналистларга илһамны гади тормыштан алырга, ирешелгәндә тукталмаска, сәнгатьнең кәсепкә әверелмәвен теләде.

"Бәллүр каләм" бәйгесенең максаты - журналистларга һөнәри үсешендә ярдәм итеп, иң яхшы каләм ияләрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларын барлау. Инде әйткәнебезчә, журналистларның мәртәбәле бәйгеләре быел унсигезенче тапкыр уздырыла. Димәк, агымдагы елда конкурсның балигълык яше дә билгеләп үтелә. 2015 ел конкурс өчен юбилейлы булмаса да, юбилейларга бай ел. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, ТАССРның 95 еллыгын, "Нур" газетасының 110 еллыгын бәйрәм итәбез. Димәк, журналистларга эшләргә дә эшләргә дигән сүз.

Быелгы бәйгегә 2,2 мең иҗади эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр 13 номинациядә бүләкләнде. Шулар арасында "Татарстанда Мәдәният елы" һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" - агымдагы елда игълан ителгән махсус проектлар. Моннан тыш бер-бер артлы сәхнәгә "Һөнәргә тугрылык өчен", "Татарстан Республикасы шәһәр, район, массакүләм мәгълүмат чаралары", "Темасы - җирле, осталык -башкаладагыча", "Объектив аша караш", "Татарстанның корпоратив, махсус массакүләм мәгълүмат чаралары", "Медиапроект", "Туган тел", "Дебют" номинацияләрендә җиңүчеләр күтәрелде. Җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Шулай ук бәйрәмне йомгаклап, республиканың иң яхшы журналистына Татарстан Президентының махсус бүләге − машина ачкычлары тапшырылды. Быел бу исемгә "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский лаек булды.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев