Бүген җәяү йөрү хәерле
Бүген календарьда 20 апрель булуга карамастан, урамда ишеп кар ява.
Әйе, Татарстанга циклон килеп җитеп, үзенең кара эшләрен эшли башлады - юлларда аварияләр күбәйде.
Чөнки инде күп машина йөртүчеләр тәгәрмәчләрен җәйгесенә алыштырып бетерде. Ә һава торышының мондый ук сюрпризларына берәү дә әзер түгел иде. Күңелсез хәлләргә юлыкмыйм дисәгез, бу көннәрдә үз машинаңны җәмәгать транспортына алыштырырга кирәк.
Карлы-буранлы көн күз күремен начарайта. Автомобильләрдә ерак юлларга чыкмый торуыгыз хәерле. Мондый һава торышы 4 көнгә кадәр сузылыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев