Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне

Бүген язның беренче көне - Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның туган көне, юбилее.

2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасын башкара. "Яшел Үзән" редакциясе коллективы да Сезне ихластан юбилеегыз белән котлый. Сезгә, дөньякүләм дәрәҗәле шәхескә, теләкләребезнең иң җылысын җиткерәбез.
Республикабыз, илебез өчен куйган фидакарь хезмәтегезне халкыбыз югары бәяли һәм киләчәк буын да мәңге онытмас. Сезнең кебек шәхес белән замандаш булып яшәвебезгә без дә горурлык хисләре кичерәбез. Киләчәктә дә илебез дилбегәсе нык кулларыгызда булсын, озак елларга җитәрлек көч бирсен. Сәламәтлек сезне бервакытта да ташламасын.
Яшел Үзән районы халкы Сезгә чын мәгънәсендә рәхмәтле. Шәһәр һәм районда Президент программалары буенча күпме эш башкарылды. Өр-яңа балалар бакчалары ачылды, клуб, мәдәният йортлары салынды, төзекләндерелде. Модульле ФАП ишекләрен ачты, юллар җәелде. Алга таба да Сезнең ярдәм белән әле бик күп теләк-хыялларыбыз тормышка ашар диеп ышанып калабыз.
Корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел көрлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев