Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

​Бүген Г.Камал театрында Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" пьесасы буенча куелган спектакль премьерасын журналистларга күрсәттеләр

"Яшел Үзән" газетасы журналистлары премьераны беренчеләрдән булып карады.

Иртәгә, 7 апрельдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә 111 сезонның төп премьерасы - татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев әсәре буенча куелган "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакле уза. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров.

Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан.." пьесасы 1980нче еллар ахырында языла. Үзгәртеп кору елларында телевизион күпер жанры бик популяр иде. Шул елларда Владимир Познер һәм Фил Донахью кебек танылган журналистлар алып барган, СССР һәм АКШның гади кешеләре арасында телевизион күпер аша корылган әңгәмәләр тележурналистика тарихына кереп калдылар. Бүген, интернет заманасында, ул чорның күп кенә техник яңалыклары кызыклы анахронизмнар булып тоела, ләкин автор тарафыннан күтәрелгән темалар актуальлеген югалтмый, киресенчә, куркыныч, дәһшәтле төсмер ала.

- Курыкмыйча әйтеп була, без 1990нчы елларны татар җәмгыятенең концепциясен төземичә, декларацияләргә генә йотылып, аларны гамәлгә ашырмыйча бушка уздырдык. Шуңа күрә Фәрит Бикчәнтәев спектакле бер үк вакытта ике вакыт катламында яши. Әгәр аларның берсе, элеккеге дөнья, озак көтелгән үзгәрешләр бусагасында торса, чынбарлык дөньясы оптимизм уятмый, - дип билгеләп үтә Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов. - Тарих кабатлана, спираль буенча хәрәкәт итә, ул янәдән тегермән ташын бар көченә эшләтеп җибәрергә, палачлар һәм корбаннарны, диссидентлар һәм җайлашучыларны, гадел һәм намуссызларны вакыт онына тарттырырга әзер. Моңа карамастан, бу искиткеч җиңел, уенлы спектакль. Шул ук вакытта, мәгънәсе үзәккә үтеп керә торган спектакль.

Премьералар 7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә. Билет алырга. Касса телефоны: (843) 293-03-74.

Илсөя Завилейская фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X