Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр диңгез сугышы өйрәнүләрендә

Каспий флотилиясе кораблары төркеме составындагы Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар заводында җитештерелгән «Татарстан» һәм «Дагыстан» кораблары Каспий диңгезе полигонында уздырылган өйрәнүдә катнашты. «Дагыстан» корабына шартлы дошманны табу максаты куела. Ә «Татарстан» исә маскировкаланырга, маневрлар күрсәтергә, диңгез десанты төшәчәк урынны табарга тиеш була. Эзләнүдә яңа алымнар кулланган «Дагыстан» экипажы «дошман»ның десант...

Каспий флотилиясе кораблары төркеме составындагы Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар заводында җитештерелгән «Татарстан» һәм «Дагыстан» кораблары Каспий диңгезе полигонында уздырылган өйрәнүдә катнашты.
«Дагыстан» корабына шартлы дошманны табу максаты куела. Ә «Татарстан» исә маскировкаланырга, маневрлар күрсәтергә, диңгез десанты төшәчәк урынны табарга тиеш була. Эзләнүдә яңа алымнар кулланган «Дагыстан» экипажы «дошман»ның десант отрядын тиз таба, координатларын билгели. 1 ранг кораблар отряды командиры Валерий Смирнов шартлы дошманның сугышчан корабына ракетадан атарга команда бирә. Ракета атакасы нәтиҗәгә ирешә һәм дошманның диңгез десанты курсны үзгәртә һәм ачык диңгезгә юл тота. «Дошман»ның десант төшерү максаты тормышка ашмый кала.
Көньяк хәрби округы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев