Яшел Үзән

БЕЗ СЕЗНЕ САГЫНЫП КАЙТАБЫЗ!

Кунак килүен ярата безнең халык. Аларны каршы алырга җитдиләнеп әзерләнә. Берүк йөзгә кызыллык килерлек булмасын дип тырыша. Турыдан-туры файда керүен өмет итеп түгел, гореф-гадәтебез шундый милләтебезнең. Аннары кунак килгәч, үзебезгә дә кызыклы: дөньядагы хәлләрне сөйләшәбез, читтәге тормышны өйрәнәбез. Һәм, әлбәттә, үзебезнеке белән таныштырабыз. Кунаклар канәгать калып сөенүләрен күрсәк, йөрәкләргә сары...


Кунак килүен ярата безнең халык. Аларны каршы алырга җитдиләнеп әзерләнә. Берүк йөзгә кызыллык килерлек булмасын дип тырыша. Турыдан-туры файда керүен өмет итеп түгел, гореф-гадәтебез шундый милләтебезнең. Аннары кунак килгәч, үзебезгә дә кызыклы: дөньядагы хәлләрне сөйләшәбез, читтәге тормышны өйрәнәбез. Һәм, әлбәттә, үзебезнеке белән таныштырабыз. Кунаклар канәгать калып сөенүләрен күрсәк, йөрәкләргә сары май яткандай була шулчак. Санкт-Петербург һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән милләттәшләребезне дә районыбыз халкы җылы каршы алды.

Мактап кына йөрисез икән, көне дә әнә кояшлы, аяз бит, дип сөенештеләр очрашуга һәр авылда. Төркем булып оешып килгән милләттәшләребез Кече Шырдан, Олы Ачасыр, Норлат, Акъегет авылларында булдылар. «Тау ягының бөек шәхесләре эзләреннән» дип аталды бу сәфәр. Санкт-Петербург шәһәрендәге татар-милли автономиясе һәм «Ак калфак» җәмгыятеннән 18 кеше һәм Ульяновск шәһәрендәге милли-мәдәни автономиясеннән 10 кеше килгән иде. Бу саваплы чараны татар конгрессы һәм Яшел Үзәннең мәгариф идарәсе оештырды. Татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдарова, мәгариф идарәсе белгече Илгизә Гомәрова, рәхмәт төшкерләре, кунакларыбызны җитәкләп диярлек йөртте.
Район белән таныштыру шәһәрдә башланды. 1нче лицей елмаеп каршы алды хөрмәтле кунакларны. Яшел Үзәннең иң матур мәктәбендә барысы да сөендерә иде, билгеле. Очрашуда бүтән уку йортларының да милли тәрбия буенча директор урынбасарлары һәм белгечләре катнашты. Кунаклар шундый зур игътибардан кыенсынып та калдылар шикелле. Хәер, җитез укучы кызлар әзерләгән табында инде иркенләп сөйләшенде. Аннары алар шәһәрнең Җиңү паркын карады.
Санкт-Петербург һәм Ульяновск калаларыннан килгән милләттәшләребезнең юлы аръякта озын булды. Башта Кече Шырдан авылында тукталдылар.
- Нинди саф һава монда! - дип соклануларын белдерде алар автобустан төшүгә.
Шырдан катыгы белән каршы алды кунакларны авыл. Башлангыч мәктәп укучылары ерактан килгән абый-апаларга чәчәкләр бүләк иттеләр һәм катык белән сыйладылар. Шырдан катыгын кем генә ошатмас икән! Инде шушы авыл балы белән кайнар чәй эчеп алгач, кунакларның тәмам күңелләре булды. Хәер, Кече Шырдан тарихлы авыл, болай да кызыклы анда. Еракта яшәүче милләттәшләребез атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган җире белән танышты. 1825 елда шушы авылда туып үскән галим 1902 елда дөнья куя. Китапханә каршында аңа һәйкәл куелган. Кунаклар аның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, китапханәдә урнашкан музеен карадылар. Каюм Насыйриның үзе ясаган шкафы - музейның иң кадерле әсбабы дисәң дә ярыйдыр. Читтән килүчеләр арасында атаклы галимебезгә кагылышлы бар нәрсә белән дә җентекләп танышучылар да бар иде. Мәгълүматларны блокнотына теркәп баручы ханымны күреп, без аның белән танышып сөйләшеп алдык. Ульяновскида яшәүче Надия Нурмөхәммәтова атлы мөгаллимә икән ул.
- Мин педагогларның белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбиятын укытам. Билгеле, телебезне әдәби тел иткән галимнең туган җирендәге һәр нәрсә дә кадерле безгә. Менә булдыра алган кадәрлесен язып алып, аларны кайткач лекцияләремдә сөйләргә уйлыйм. Телебезгә гашыйк кешеләр бирегә килеп мәгърифәтчебез авылын үз күзләре белән күрсәләр, әйбәтрәк булыр иде, билгеле.
Әйе, тын гына яшәп яткан авылдагы музей почмагының әһәмияте гаять зур икән бит менә. Каюм Насыйри шәхесе белән Надия Нурмөхәммәтова кебек кызыксынучылар бигрәк тә уңды. Олы Ачасырда да мәшһүр галимебез белән бәйле урынга алып бардылар кунакларны. Архитектура-этнография комплексының директоры Рәзинә Гатиятуллина музей әсбаплары белән үзе таныштырды.
Каюм Насыйри, үз вакытында, бу йортка кайтып-китеп йөргән булган икән. Энесенең малае ихатасы бу. Галим эшләп утырган өстәл дә, ял иткән диваны да сакланган анда. Билгеле, ул аларны үзе ясаган булган. Музейда галим чыгарган китаплар һәм, татарда беренче тапкыр чыгарылган, русча-татарча сүзлек тә бар. Әйе, күп кырлы шәхес була атаклы инсан. Аның булдыклылыгы таң калдыра. «... Мин бу эшкә белмәгәнне белергә теләп тотынам!» - дип язып калдырган ул. Даһиның бу тирән мәгънәле сүзләрен безнең чорда да тормыш девизы итәргә була.
Тулаем алганда, XIX гасырда татар кешесенең тормышын чагылдырган бар кирәк-ярак та кертелгән әлеге комплекска. Өе ике яктан торган аның: бер ягы ирләрнеке, икенчесе - аш пешерә торган бүлмә һәм сиртмәле бишек эленгән бала карау бүлмәсе - хатын-кызныкы булган. Ихатада ат тота торган абзар һәм мунча да бар. Ишегалдында яшел чирәм үсә...
Милләттәшләребезне авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйров каршы алды һәм, копмлекс белән танышып чыккач, ашатып-эчертеп озатты. Әйтергә кирәк, табынга куелган иң гади ризык - ярып пешерелгән бәрәңгене кунаклар бигрәк тә мактады. Ачасыр бәрәңгесе шәһәр кешесенә ошады, җәмәгать.
Аръякта иң зур һәм иң яңа мәктәбе булган Норлатка юл алды автобус Ачасыр авылыннан соң. Анда да хөрмәтләделәр милләттәшләребезне. Мәктәп янында югары сыйныф укучылары җырлап-биеп күрсәтте кунакларга. Җавап итеп, Петербургтан килгән Роза ханым «Керим әле урманнарга» җырын башкарды. Читтә яшәүче татарның шулай көйли алуына шаккатып, тынсыз калып тыңлады җырны норлатлылар.
Мәктәп директоры Ирек Сабиров үзе җитәкләгән коллективның эше турында сөйләде. Гомумән, ике арада булган әңгәмә балаларга милли тәрбия бирү турында булды дисәң дә ярый. Безнең татар үзенең кунагын сыйламый җибәрәме соң инде! Монда да табынга утырырга туры килде кунакларга. «Биредәге һәр ризык та үзебездә үстерелгән чиста ашамлыклардан пешерелгән!» - дип мактады директор өстәлдәге нигъмәтләрне.
Сәфәрнең соңгы тукталышы Акъегет авылында булды. Авыл белән танышу мәчеткә керүдән башланды. Мәчете тарихлы икән аның. Атаклы бай Заһидулла Шәфигуллин 1876 елда үзенә төзеткән ике катлы йортта урнашкан ул. Кызыклы шәхес икән бай үзе. Кисәк кенә баеп киткән Заһидулла әфәнде тормышы риваятьләр булып саклана халык күңелендә. Заманында аның монда икешәр катлы өч йорты булган, балалары өчен бассейн да төзеткән хәтта. Фәкыйрьләргә ярдәм итүен дә хәтерлиләр авылда. Гомумән, алдынгы карашлы шәхес булуын да әйттеләр. Мисалга, ул авылда берничә мәктәп төзетә һәм, балаларны шунда үзе уйлаган программа буенча укыту өчен, мөгаллимнәрне үзе сайлап алган... Кызык, хөррият килде безгә, дип каршы ала бай 1917 елдагы инкыйлабны. Яшь чагында көтүче булып йөргән Заһидулланың күңеленә хуш килә, күрәсең, революция. Акъегетнең күренекле шәхесенә репрессия дә кагылмый, ул Ходай биргән гомерен туган авылында уздыра. Әле берничә ел элек кенә Америкада яшәүче туганнары, авылга кайтып, каберләрне тәртипкә китереп, дога укытып киткәннәр...
Кунаклар мәчеттән соң мәктәпкә юнәлде. Урта белем бирүче уку йортының эшчәнлеге турында аның диреторы Гөлинә Саттарова сөйләде. Якташлары Усман Әлмиевне дә онытмыйлар биредә. Атаклы опера җырчысына багышланган музей бүлмәсе оештырылган мәктәптә. Аның тормышы һәм иҗат юлы белән IX сыйныф укучысы Индира Җиһаншина таныштырды. Еш кайткан танылган җырчы туган ягына, әле 94 яшь тулгач та авылга кайтып киткән ул. Җырчының улы Надир Усманов - рәссам, ул күп еллар Англиядә яшәп иҗат итә. Әлеге музейга бүләк итеп биргән берничә рәсемен карап та хозурланды кунаклар.
... Әйе, кызыклы булды сәфәр. Авылларның тарихлары, андагы атаклы шәхесләрнең тормышлары һәм авылларның бүгенгесе белән танышты читтән кайткан милләттәшләребез. Алар бик канәгать калды аннан.
Автобуста кире кайтканда, Норлатта матур итеп җырлап күрсәткән Роза ханым белән дә танышып сөйләшергә мөмкинлек чыкты.
- Мин бит Яшел Үзәндә туып үстем. Без Гоголь һәм Татарстан урамнары чатындагы ике катлы агач баракта яшәдек, - дип сүзе башында ук игътибарыбызны җәлеп итте ул. Якташыбыз кыйссасын кызыксынып тыңладык . - Бик кечкенә чагында ук җырларга ярата идем мин. Хәтеремдә, сугыш вакытында балалар бакчасына йөргәндә, берсендә, яңа елны каршы алу бәйрәмендә катнаша алмау куркынычы барлыкка килде - бик нык чирләдем мин. Мөдир моны белгәч, кара күзле җырчы кызны алып килегез, дип, каравылчы бабайны, толып тоттырып, җибәргән. Ничек кенә авыр булмасын, мин җырладым бит шунда. Шуннан соң мөдир миңа, вакыт-вакыт шоколод җибәрә башлады. Сугыш елларында бик тансык әйбер иде ул, үзегез дә беләсез инде. Үсә төшкәч, җырларга әллә кайларга йөртә башладылар, укырга керергә дә тәкъдим иттеләр. Әни җибәрмәде - гаилә бәхетең булмас, диде. Казанда укыганда, булачак ирем белән таныштым. Ул хәрби очучы, Казан заводына вертолетлар алырга килгән булган. Рус булса да, татарча миннән дә оста белүе белән шаккатырды ул мине: Сарманда туып, бала-чагы шунда узган булган икән Володяның.Үзегез дә беләсездер инде, хәрби кешене төрле төбәкләрдә хезмәт иттерәләр иде, без дә йөрдек союз буйлап, соңгы тукталыш Петербургта булды. Әти белән әни картайгач, үзебезнең янга алдык аларны. Ун еллап Петербургта яшәгәч, бер-бер артлы дөнья куйдылар газизләрем. Менә шуннан соң ничектер сагышлана башладым. «Ак калфак»ка барып керүем тынычланыр өчен иде. Шунда үзебезнең милли җырларны җырлыйлар иде, мин дә кушылдым аларга. Гел менә балачаклар искә төшеп китте, әйтерсең, тавышым яңадан ачылды инде... Канатланып киттем мин. Концертлар оештырабыз, олыгайган милләттәшләребезгә ярдәм итәбез. Мин шунда кайныйм - әни мине тиктормас дип атый иде, хак әйткән икән. Шунда эшләп тәм табам, көннәрем кызыклы үтә хәзер. Милли мәдәни автономия белән берлектә без мондый сәфәрләрне дистәдән артык оештырдык инде. Ни гаҗәп, һаман кайтасы килә туган якка. Мин генә алай уйламыйм, күбесен шул сагыш йөртә. Сагынып кайтабыз без туган-үскән җиребезгә!

Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: