Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без иң матур шәһәрдә яшибез!

Бәйрәм мизгелләрен яңгыр да җиңмәде Яшел Үзән халкының ел саен җәй ахырында көтеп алган бәйрәме - Шәһәр көне шаулап-гөрләп узып китте. Быел ул икеләтә үзенчәлекле булды, чөнки шәһәргә 80 ел тулды. Юбилей датасына шәһәр һәм анда яшәүчеләр тырышып, ел буе әзерләнде. Һәм бар әзерләнгән үз нәтиҗәсен күрсәтте. Көн буе, үч...


Бәйрәм мизгелләрен яңгыр да җиңмәде
Яшел Үзән халкының ел саен җәй ахырында көтеп алган бәйрәме - Шәһәр көне шаулап-гөрләп узып китте. Быел ул икеләтә үзенчәлекле булды, чөнки шәһәргә 80 ел тулды. Юбилей датасына шәһәр һәм анда яшәүчеләр тырышып, ел буе әзерләнде. Һәм бар әзерләнгән үз нәтиҗәсен күрсәтте. Көн буе, үч иткәндәй, яңгыр бертуктамыйча яуса да, бәйрәм үз дәрәҗәсендә узды, халык рәхәтләнеп ял итте.
Бу көнне бәйрәм чарасы бала тудыру йортыннан башланды дисәк тә, ялгыш булмас. Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин иртән-иртүк шушы юбилей көнендә баласы туган әниләрне котларга барды. Яшел үзәнле Елена Авдеева шундый бәхетлеләрнең берсе. Ул иртәнге алтыда гына кыз бала табып өлгергән. Аңа башлык бала арбасы бүләк итте. Бала тудыру йортында бу көнне һәр әнигә бәйрәм уңаеннан башлык котлаулары белән бергә кечкенә генә бүләкләр дә бирелде.
Бәйрәм көн уртасында шәһәр күле буенда гөрләп торды. Анда балалар өчен бик күп кызыклы чаралар оештырылган иде. Арбалы балалар, прическа һәм макияжлар, «Су анасы» букетлары бәйгеләре үтте, судомоделистлар чыгышлары бар халыкны үз янына җыйды.
Әлбәттә инде, көзге ярминкә мондагы чараларның йөзек кашы кебек иде. Анда авыл җирлекләреннән арзан бәягә көзге байлык - җиләк-җимеше дә, яшелчәсе дә, шулай ук кул эшләре дә, татлы балы да тәкъдим ителде. Сергей Батин ярминкәне карап, халык белән аралашып йөрде. Кайда да бәйрәм белән котлаулар яңгырады. Монда шулай ук җыр-моң, биюләр тынмады. Ә яңгыр һаман үзенекен итте, яуды да яуды. Бәйрәм шатлыгы, бәйрәмне бәйрәмчә итү теләге яңгырдан да көчлерәк иде.
Бәйрәмнең төп өлеше кич белән музыка театры янындагы мәйданда дәвам итте. Яшел үзәнлеләр игътибарына Казаннан килгән «Скепнер-бэнд» джаз ансамбле чыгышы тәкъдим ителде. Бәйрәм программасы шәһәр тарихын сөйләп, сәхнә янына урнаштырылган ике зур экраннан фильм күрсәтеп, төрле музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Район башлыгы яшел үзәнлеләрне Шәһәр көне белән котлап, аларга тагын да матур киләчәк теләде. Бу бәйрәмгә күп мәртәбәле кунаклар да килгән иде: ТР Милли Банк рәисе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Е.Богачев, Домодедово шәһәр округының хакимияте җитәкчесе урынбасары Н.Кассина, Домодедовоның татар милли мәдәни автономиясе җитәкчесе һәм шәһәр округы депутаты Ф.Солтанов, Дзержинск шәһәренең хакимият башлыгы урынбасары Т.Нестерова һәм тагын берничә вәкил, Яшел Үзән муниципаль районы предприятиеләре җитәкчеләре, Яшел Үзәннең мактаулы гражданнары, хөрмәтле ветераннары.
Домодедово һәм Дзержинск тугандаш шәһәрләр вәкилләре шәһәр халкын бәйрәм белән кайнар котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сәхнәдә тагын җыр-биюләр һәм спорт чыгышлары дәвам итте. Юбилей елында бриллиант һәм алтын юбилейлары булган парларга бүләкләр тапшырылды. Алар белән бергә мәйдан уртасына Р.Рождественский һәм Арно Бабаджанянның «Ах, эта свадьба» җыры астында әле генә өйләнешкән яшь парлар да чыкты.
Сәхнәдән һәм зур экраннардан котлаулар дәвам итте. Сергей Батин шәһәрне юбилейга әзерләүдә булышкан предприятие җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды («Серго исемендәге завод» ААҖ, «Горький исемендәге завод» ААҖ, «ЗФЗ» ААҖ, «ПФМК» ширкәте, Яшел Үзән сөт комбинаты һәм башкалар).
Бу бәйрәмдә Яшел Үзәнне туган көне белән котлап, адаш шәһәрләрдән дә телеграммалар килгән: Түбән Новгородның Зеленый шәһәреннән, Оренбургның Зеленодольск авылыннан, Украинаның Зеленодольск авылыннан, АКШның Висконсин штатының Яшел Үзән шәһәреннән, АКШның Аризона штатының Зеленая Долина, Яшел Үзәннән.
Яшел Үзәнне юбилее белән котларга Мәскәү артистлары да килгән иде. «Кармен» ансамбле чыгышын да халык бик яратты, аларны алкышларга күмде. Лазер-шоу шәһәр туган көнен тагын да бизәп җибәрде. Сәхнәдә Яшел Үзәннең танылган үзешчән артистлары үз чыгышларын дәвам итте. Нинди генә җырлар һәм биюләр булмады бу бәйрәмдә, әмма шунысы гына күңелне бераз төшерде, туган телебездә ник бер кәлимә сүз әйтелсен дә, җыр-биюләр ишетелсен. Яшел Үзәнебездә әллә инде хәзер башка милләт халкы яшәми дә микән, дигән уй ташламады бәйрәмнең башыннан алып ахырына кадәр. Туй үпкәсез булмый диләр шул инде.
Бәйрәмгә ноктаны гадәттәгечә салют куйды. Шәһәребез күген аллы-гөлле утлар бизәде. Аңа хәтта яңгыр да комачаулый алмады. Теләк булса, барысына да ирешеп була. 80 еллык тарихы булган Яшел Үзәнебез - безнең горурлыгыбыз да, яраткан гүзәл шәһәребез дә ул. Анда нинди хезмәт сөючән, тырыш һәм талантлы халык яши. Бәйрәм булса, бәйрәм итәләр, эшләргә дисәләр, аларга тиңнәр юк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев