Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Берсе түләми, икенчесе зыян күрә

Яшел Үзәндә һәм Васильевода яшәүче 30 мең кешенең фатирында бүгенге көндә кайнар су юк. Күп катлы торак йортларга кайнар су бирү вакыты да билгесез. - Безгә кайнар су һава кебек бик тә кирәк, - дип сөйли 80 яшькә җитеп килүче күршем Зоя Иванова. - Балалар бакчасына йөрүче оныкларымны иртән дә,...

Яшел Үзәндә һәм Васильевода яшәүче 30 мең кешенең фатирында бүгенге көндә кайнар су юк. Күп катлы торак йортларга кайнар су бирү вакыты да билгесез.
- Безгә кайнар су һава кебек бик тә кирәк, - дип сөйли 80 яшькә җитеп килүче күршем Зоя Иванова. - Балалар бакчасына йөрүче оныкларымны иртән дә, кичтән дә коендырабыз. Үземнең дә, душ кереп чыккач, хәлем җиңеләеп киткән кебек. Безнең гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен сукыр тиен дә бурычы юк.
Ул гына түгел, гомумән, шәһәр һәм район халкының 95 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында, ай саен түләп бара. Шулай булса да, дистәләгән торак йортларга кайнар су бирүне туктаттылар. Элегрәк елларда мондый хәл профилактик эшләр белән бәйле булса, хәзер сәбәбе бүтән. «Газпром межрегионгаз Казань» ябык акционерлык җәмгыяте «Яшел Үзәннең җылылык челтәре предприятиесе» җәмгыятенә, бурычы күп булу аркасында, газ бирүне чикләгән.
Мондый чикләүләргә төрлечә аңлатма бирелә. Элегрәк елларда күп фатирлы торак йортларда яшәүче халык, җылылык һәм кайнар су өчен, 12 ай дәвамында ягъни ай саен түләп бара иде. Хәзерге вакытта 354нче карарга ярашлы рәвештә, торак йортларда яшәүчеләр исәп-хисап приборы күрсәткече нигезендә түли. Зоя түтәй яшәгән торак йортта җылыны исәпкә алучы прибор куелмаган, шуңа күрә алар җылылык өчен ягу сезоны вакытында түләп бара һәм май-август айларында (4 ай) бөтенләй түләми. Кышкы айларда, билгеле ки, күбрәк түләргә туры килә һәм кайсыбер кешеләр, җәй көне түләрмен дип, бурычын түләми тора. Шул рәвешле 2013 елның апрель азагына 120 миллион сум бурыч җыелган. Подвалда һәм торак йорт янкормасында зур булмаган предприятие, офис ачкан эшмәкәрләргә дә җылылык өчен исәп-хисап дөрес ясалмаган, нәтиҗәдә, аларның 11 миллион сум бурычы бар һәм мондый аңлашылмаучанлык эшкуарларда ризасызлык тудырган.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне оештыру һәм еллар дәвамында хасил булган бурычны каплату максатыннан, башкарма комитет җитәкчесе чаралар планын раслаган. Монда иң мөһиме - торак-хезмәтләр өчен ай саен 100 процент түләүне тәэмин итү. Июньдә шәһәр халкы әйбәт түләгән: 100,3 процент. Васильеволылар да актив: 105,1 процент. Октябрьский бистәсе 122,5 процент, димәк, биредә яшәүчеләр июнь ае өчен дә түләгән, элекке бурычның күпмедер өлешен дә каплаган. Җылылык һәм кайнар су өчен кайсыбер юридик затлар турыдан-туры ЗПТСка түли һәм аларга да бурычны кичекмәстән түләргә кирәк.
- ЗПТС юридик затлардан бурычны кайтарып алуда үзе дә актив булырга тиеш,- ди торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Ул бушка хезмәт күрсәтергә тиеш түгел.
Бурыч - кешене бизи торган әйбер түгел, шуңа күрә аны, бүтәннәргә зыян китермәс өчен, вакытында каплап кую хәерле.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев