Бересеннән уникесенә кадәр
Яңа ел каникулларына Яшел Үзән мәдәният хезмәткәрләре 2 гыйнвардан 9ына кадәр бай программа әзерләде. "Родина" мәдәният сараеның яңартылган колонналы залында Кар кызы белән әйлән-бәйлән әйләнергә мөмкин. Горький исемендәге мәдәният саренда Могҗизалы Бермөгезне эзләргә әкият геройлары белән бергә керешергә мөмкин. Шәһәр музеенда Кар кызы мастер-класс күрсәтә, төрле бәйгеләр оештыра, биредә шулай...
Яңа ел каникулларына Яшел Үзән мәдәният хезмәткәрләре 2 гыйнвардан 9ына кадәр бай программа әзерләде.
"Родина" мәдәният сараеның яңартылган колонналы залында Кар кызы белән әйлән-бәйлән әйләнергә мөмкин.
Горький исемендәге мәдәният саренда Могҗизалы Бермөгезне эзләргә әкият геройлары белән бергә керешергә мөмкин. Шәһәр музеенда Кар кызы мастер-класс күрсәтә, төрле бәйгеләр оештыра, биредә шулай ук мультфильмнар күрсәтеләчәк, күңел ачу программалары булачак.
6 гыйнварда 10 сәгатьтә Яшел Үзән музыка театры физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен әкият күрсәтәчәк.
Шәһәр сәнгать галереясында 7 гыйнварда Яңа елга багышланган рәсем күргәзмәсе ачыла. 9 гыйнварда исә "Шатлык белән уртаклаш" дип аталган хәйрия акциясендә җыелган бүләкләрне өләшү тантанасы була.
Ә 12 гыйнварда исә 16 сәгатьтә "Авангард" стадионында тантаналы төстә шәһәр чыршысы ябыла.
Яңа ел каникуллары күңелле үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев