Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«БЕРДӘМ РОССИЯ»ДӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге башкарма комитетының җитәкчесе итеп Артем Александрович Бердников сайланып куелды. Бу мәсьәлә әлеге партиянең сәяси советы утырышында каралды. Яңа җитәкче Яшел Үзән шәһәрендә туып үскән, югары белемле, «Яшел Үзән йөк автотранспорт предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының урынбасары булып эшли. «Бердәм Россия» партиясенә 2011...


«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге башкарма комитетының җитәкчесе итеп Артем Александрович Бердников сайланып куелды.
Бу мәсьәлә әлеге партиянең сәяси советы утырышында каралды. Яңа җитәкче Яшел Үзән шәһәрендә туып үскән, югары белемле, «Яшел Үзән йөк автотранспорт предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының урынбасары булып эшли. «Бердәм Россия» партиясенә 2011 елда кергән. Моңа кадәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Владислав Кунгуров «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенә эшкә күчә.
Сәяси совет утырышында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев