Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер көндә ике фаҗига

Помар - Сафоново юлында 22 июльдә фаҗига чыккан. «МАЗ-5440» автомобилен йөртүче Балык Бистәсендә яшәүче 46 яшьлек ир машинасын каршы хәрәкәт юнәлешенә чыгарып, каршыдан килүче «ГАЗЕЛЬ» белән бәрелешкән. «ГАЗЕЛЬ» йөртүче Казанда яшәүче 42 яшьлек ир шул урында ук һәлак булган. Бу көнне Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында да фаҗига булган. «Орбит-50»...

Помар - Сафоново юлында 22 июльдә фаҗига чыккан. «МАЗ-5440» автомобилен йөртүче Балык Бистәсендә яшәүче 46 яшьлек ир машинасын каршы хәрәкәт юнәлешенә чыгарып, каршыдан килүче «ГАЗЕЛЬ» белән бәрелешкән.
«ГАЗЕЛЬ» йөртүче Казанда яшәүче 42 яшьлек ир шул урында ук һәлак булган. Бу көнне Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында да фаҗига булган. «Орбит-50» скутерын йөртүче Казанда яшәүче 33 яшьлек ир Казан ягыннан килгәндә, куркынычсыз юл тизлеге сайламавы нәтиҗәсендә, идарә итүне югалтып, скутеры белән капланган. Скутер хуҗасы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында җан биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев