Тарихка күз салып
Үзсалым күләме төрле өлкәләрдә төрлечә булган, һәм бүген дә шулай. Зөя һәм Зур Ключи авыл җирлекләрендә халыктан 100 сум җыйсалар, Акъегеттә әлеге сумма 18 яше тулган кеше саен - 600 сум. 90нчы елларда бәя күтәрелү белән үзсалым акчасын җыю да үсте. Шул ук вакытта, үзәк Россиядә бакчачылардан даими яшәүчеләргә караганда күбрәк тә алганнар. Бу үзенә күрә бер салым кебек тә булган. Бездә бит дачниклар белән вәзгыять шатланырлык түгел: алардан чүп-чар, әшәкелек күбрәк тә кала әле, ә яшәү сыйфатын яхшырту өчен авыл җирендә алардан акча алып булмый.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов:
- Үзсалым мәсьәләсе, референдум уздыру - ул акча җыю гына түгел. Бу бурычны аңлау, теге яки бу территориядә халык фикерен берләштерү һәм мәсьәләнең чишелеш юлларын табу да ул.
Шәһәр халкы авылга көнләшеп карый
Ничек кенә булмасын, шәһәрлеләр сала кешесенә көнләшеп тә карый икән әле. Узган елның декабрендә муниципаль берәмлекләр Советының X съездында үзсалым программасы эшчәнлеген шәһәр җирлегендә дә киңәйтергә дигән тәкъдим яңгыраган иде. Тик республика бюджеты төпсез чиләк түгел. Шуңа да бу тәкъдим Президент ягыннан яклау тапмады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үзсалым программасы халыкны азрак булса да «селкетү», үз авылындагы проблемаларны чишүдә кызыксындыру максатыннан мәҗбүри кабул ителгән чара. Ә менә без, шәһәрдә шәхси секторда яшәүчеләргә, бер сумга дәүләттән 4 сум алу мөмкинлегебез юк. Юлларыбыз да авылныкыннан әлләни аерылмый. Машина йөртүчеләр автомобильләрен җимермичә генә юлдан уза да алмый.
Азрак арифметика
Ә авыл халкын «селкетү», һичшиксез, насыйп булды. Әмма бөтен җирдә дә хәл уңай түгел. Узган саннарның берсендә язганча, Васильево, Октябрьский һәм Осиновода (ялгышлык белән Раифа җирлеге дип язганбыз, хатабыз өчен хөрмәтле газета укучыларыбыздан гафу үтенәбез) референдум узган дип саналмады. Октябрьский җирлегендә 2409 сайлаучыдан референдумга бары 109 кеше генә килде, аның да 17%ы үзсалым өчен каршы тавыш бирде.
- Бу безнең халыкның чынбарлыктагы өмет-ышанычын акламау һәм теләкләрен ишетмәү. Аннан, аңлап булмый торган сәбәпләр аркасында, 2016 елда референдум нигезендә җыелган 1 500 000 сумнан артык акча бистә файдасына кулланылмый калган булып санала. Бу да Октябрьскийның идарә системасы файдасына булмавын күрсәтә, - дип канәгатьсезлеген белдерде район башлыгы Александр Тыгин.
Йомгак
Күзәтеп шунысын әйтергә мөмкин: акчаның чынлап та, тирә-юньне төзекләндерүгә тотылуы, ә кемдер кесәсенә салынмавына гарантия булганда, халык андый авыл җирлекләрендә акчаны теләп бирә. Һәр авыл кешесенә якын килә белгән җирлек башлыклары арасында Олы Якедән Фирая Фәйзуллинаны билгеләп үтәргә мөмкин.
- Референдумга килмәгән һәркемне йөзенән беләм. Ни өчен катнашмауларының сәбәпләре дә миңа билгеле. Шулай да 94%тан артык тавыш бирелгән икән, бу олы якелеләрнең туган якларына битараф булмавын күрсәтә. Әмма бакчачылар белән проблема бар. Үзсалымда аларны да катнаштыруны ничек законлаштырырга? Бу сорау бүгенге көндә иң авыры, - дип сөйли Фирая Фәйзуллина.
Күзгә күренеп үзгәргән авыллар, һәр тотылган тиен өчен җирле хакимиятнең халык алдында хисап тотуы һәркемдә киләчәккә ышаныч уята. Аннан башлыклар, елга бер җыенда гына сөйләп калмыйча, теләсә кайсы вакыт халыкның соравына җавап бирсәләр иде.
Нет комментариев