Балыкчы боз астына киткән
6 декабрьдә кичке сәгать җиделәрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Идел елгасының Гагарин паркы районында өлкән яшьтәге ир югалу турында хәбәр килә. Бу хакта югалган балыкчының оныгы хәбәр итә. Караңгыда югалган балыкчыны таба алмыйлар һәм эзләү эшләре икенче көнне дәвам итә. Казан коткаручылары ярдәмендә Яшел Үзәннекеләр, янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре 73...
6 декабрьдә кичке сәгать җиделәрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Идел елгасының Гагарин паркы районында өлкән яшьтәге ир югалу турында хәбәр килә.
Бу хакта югалган балыкчының оныгы хәбәр итә. Караңгыда югалган балыкчыны таба алмыйлар һәм эзләү эшләре икенче көнне дәвам итә. Казан коткаручылары ярдәмендә Яшел Үзәннекеләр, янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре 73 яшьлек балыкчыны, боз астыннан табып чыгара. Балыкчы, боз ватылып, боз астына киткән.
Яшел Үзәндә соңгы биш елда мондый очраклар бөтенләй булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев