Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларны гаиләгә кайтару – төп бурыч

Гаилә җылысын татымаган, башка яшьтәшләре кебек тәмле ашап, матур киенеп йөри алмаган, ә иң мөһиме әти-әни назыннан мәхрүм булган балалар дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Һәм, ни кызганыч, андый сабыйлар безнең районда да бар.

Яши генә башлауларына карамастан, тормышның әчесен татырга өлгергән балалар вакытлыча Яшел Үзәннең «Гнездышко» социаль приютына урнаштырыла. Бүген биредә 30 бала тәрбияләнә. «Бергә булдырабыз» - социаль приютларда старт алган респуб­лика проекты нәкъ менә шулай диеп атала. Аның максаты балигъ булмаган балаларга приютта яшәр өчен уңайлы шартлар тудыру, тиешле белем бирү. Әлеге проектның гамәлгә ашырылуын ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова контрольгә алган. Һәм узган атнада республика җитәкчеләре, приютта булып, балалар белән якыннан аралашып, яшәү шартларын күреп, попечительләр советының киңәйтелгән утырышына җыелды.
Шушы йортта вакытлыча яшәргә мәҗбүр булган малай-кызларны кечкенәдән үк бу тормышка яраклашырга гына өйрәтеп калмыйча, киләчәктә күңеленә ятышлы һөнәр сайларга да ярдәм итәләр.
Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Светлана Гататдинова приютта тәрбияләнүчеләрне һөнәри ориентация буенча укытулары турында сөйләп китте. Андый дәресләр төркемләп тә һәм аерым-аерым да уздырыла икән. Нәкъ менә шундый укулардан соң, һөнәрләр дөньясы балалар алдында киңрәк ачыла һәм кайда белем алырга белмәгәннәр дөрес юнәлеш ала.
«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр укудан тыш вакытларын файдалы итеп уздыру өчен Балалар иҗат үзәге белән тыгыз эшли. Үзәк директоры Ирина Фесенко шулай ук бу эшчәнлеккә тукталып китте. Әмма аның чыгышы Татьяна Ларионованы тулысы белән канәгатьләндермәде.
- Үзәктә 152 түгәрәк эшли. Әмма аларга приютта тәрбия­ләнүче җиде бала гына йөри. Балалар системалы рәвештә шөгыльләнми дигән сүз. Иң беренче очракта өстенлек аларга бирелергә тиеш. Әти-әнисе булган малай-кызлар бер генә түгел, хәтта өч түгәрәккә дә йөри ала бит. Әлеге проектка инде бер ел, эш күренми, бары матур итеп хисап кына бирәсез, - диде ул.
Приютка иң күп балалар Карамалы Тау, Васильево, Октябрьский бистәләреннән, Норлат, Зур Ключи авылларыннан килә. Бүгенге көндә Норлат авылы җирлегеннән өч бала приютта яши. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов сүзләренә караганда, Фоминнар йортына җылылык кертергә булышканнар, әниләрен эшкә урнаштырып караганнар, тик әтиләре авыру, балаларны бу йортта яшәтү мөмкин түгел. Һәм аларны гаиләгә кайтару өмете бик аз икән. Өч ел ярымнан бирле бу гаилә исәптә тора, әмма балаларны әти-әнисенә кайтару буенча системалы эш күренми. Постниковлар гаиләсенә килгәндә исә читтән кайткан ананың яшәргә урыны юк. Шуңа да баланы приютка ул үзе тапшырган.Сабыйның әнисе эшли, спиртлы эчемлекләр кулланмый. Бары тик торак белән тәэмин итә торган эшкә генә урнашырга кирәк.
- Приют хезмәткәрләре сабыйларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияли, ә аларны кире гаиләгә кайтару мөмкин түгел. Төп сәбәп эчкечелек икән, дәваларга кирәк. Бу гаиләдә өмет юк дип, нокта куярга ашыкмагыз. Бала үз әти-әнисе белән, үз гаиләсендә яшәргә тиеш, - диде министр Эльмира Зарипова утырыштагы чыгышларны тыңлаганнан соң.
Утырышта катнашкан «Майский» теплицалар комбинаты» директоры, депутат Илшат Ганиев та үз фикерен белдерми кала алмады:
- Безнең предприятиегә эшкә урнашкан кешегә ел дәвамында тулай торак бирелә, киләчәктә фатир алу мөмкинлеге дә бар. Шуңа да без ярдәм итәргә әзер, - диде ул.
Әлеге утырышка өтер дә, нокта да куелмады. Чөнки бу юнәлештә эшлиселәр бихисап. Шуңа да якын арада кабат киңәшмәгә җыелачаклар.
Алия Гаязова, Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев