Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар лагерына хәрби десант килеп төште

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге хезмәткәрләре, «Форпост» активистлары «Боевое братство» Бөтенроссия ветераннар оешмасының Яшел Үзән бүлеге ветераннары ЯҮМР территориясендә урнашкан балалар- сәламәтлләндерү лагерьларында ял итүчеләр өчен хәрби-патриотик чаралар үткәрде. 14 июльдә десант Муса Җәлил исемендәге лагерьда булды, биредә ял итүчеләрнең яртысы, 70 бала - Норлат балалар йортында...


Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге хезмәткәрләре, «Форпост» активистлары «Боевое братство» Бөтенроссия ветераннар оешмасының Яшел Үзән бүлеге ветераннары ЯҮМР территориясендә урнашкан балалар- сәламәтлләндерү лагерьларында ял итүчеләр өчен хәрби-патриотик чаралар үткәрде.

14 июльдә десант Муса Җәлил исемендәге лагерьда булды, биредә ял итүчеләрнең яртысы, 70 бала - Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр.
Полиция хезмәткәрләре белән «Форпост» сугышчылары «Сугыш сукмаклары» дип аталган хәрби-спорт эстафетасын үткәрде. Балалар җитезлектә, батырлыкта көч сынашты, иң мөһиме командада эшли белү үрнәге күрсәтте. Барлык балалар да каршылыклы полосаларны җитез үтте, ата да беләләр, Калашников автоматын да ә дигәнче җыеп куялар.
15 июльдә десант шәһәр һәм районның 200 баласы ял итә торган «Чайка» лагерына килеп төште. Биредә ял итүчеләрнең дүрттән бер өлеше шулай ук Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр. Кунаклар Батырлык һәм хокукый тәрбия дәресе биреп, Ватанны яратуның, патриотизмның мөһимлеге, законнарны сакларга кирәклеге турында сөйләде. Патриотик десант балаларга хокук оешмаларындагы эш, хәрби хезмәт, хокукны саклау буенча яшьләр хәрәкәте турында видеороликлар алып килгән иде. Форпостлылар балалар өчен хәрбиләштерелгән эстафета үткәрде, «Боевое братство»ның аналар советы балалар йортына, рәхәтләнеп рәсем ясасыннар һәм иҗади сәләтләрен үстерсеннәр өчен, канцелярия товарлары бүләк ите.
Бу чаралар Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең иҗтимагый оешмалар белән берлектә үткәргән бердәнбер акциясе түгел. Август аенда «Чайка» ял лагерында ел саен хәрби патриотик смена ачыла. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге һәм «Боевое братство» ветераннар оешмасы канаты астында Яшел Үзән «Форпосты» оештыра. Республиканың 50дән артык хокук саклау буенча яшьләр хәрәкәте активистлары, буш вакытларын күңелле уздыру һәм күп нәрсәгә өйрәнү өчен, «Чайка» лагерына җыелачак.
Лилиана Куликова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев