Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакырчыда өр-яңа обелиск

Бүген бәйрәм алдыннан Бакырчы халкын шатландырып, өр-яңа обелиск ачылды. Ул халыктан җыелган үзсалым акчасына төзелгән.

Яу кырында башын салган якташлары истәлегенә салынган һәйкәл авылда барын бар, тик таушалган иде. Чишмә буендагы обелиск авылга ямь биреп, илебез азатлыгы өчен башын салган бабаларыбызны искә төшереп торачак. Быелгы язда авылда каштан, чыршы, кызыл имән кебек агачлар чишмә, клуб, мәктәп буена утыртылган. Шулай итеп, Бакырчы көннән-көн яшәрә, матурлана.

Ни кызганыч, бүгенге көндә Бакырчыда бер генә сугыш ветераны да юк. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына - 52 кешегә авылдашлары Рафыйк Бәхтияров бүләк әзерләгән. Бәйрәмгә килә алганнары шатланып, рәхмәт әйтеп, күчтәнәч белән кайтып китте. Килә алмаганнарның өйләренә барып тапшырачаклар. Бәйрәм белән, барчагызны да!

Фотолар Бакырчы авылы группасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев