Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аяк асты бозлавык, сак бул!

Урамда рәхәтләнеп атларлык түгел: хә егылам, хә егылам, дип пингвин кебек йөри башлаганга, юләр әйтмешли, ике атна бардыр. Чөнки җәяүлеләр юлы кеше йөрерлек түгел, ә тимераякта шуарлык.

Өйдән чыгуга, башка килгән беренче уй: ничек исән-имин эшкә барып җитәргә?

Чынлап та, бозлавык тәмам үзәккә үтте. Узган атнада гына да егылып имгәнүчеләр саны шәһәрдә 51 кешегә җиткән, бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 13 кешегә күбрәк дигән сүз. Димәк, аяк-кулларын сындыручылар саны кимеми, ә, киресенчә, арта. 51 кешенең 29ы нәкъ менә йорт ишегалдында егылып имгәнгән. Бу саннар инде ишегалды җыештыручыларның ни дәрәҗәдә «әйбәт» эшләвен күрсәтә. Ерак барасы түгел, кеше иң күп йөри торган базар, иске автовокзал биналары янын гына алыйк, шугалак кебек ялтыраган, тимераяк кына җитми. Шул ук вакытта ком артыгы белән күп сибелгән урыннар да бар. Мәсәлән, үзәк дәваханә территориясе. Кул-аягыңны авырттырып инде анда кадәр барып җиткәч...
- Таякның авыр башы өлкәннәр җилкәсенә төшә. Сынган кул, аяк яшь организмга караганда, аларда озаграк төзәлә. Култык таягына таянып, яисә гипс асып йөрүнең ни дәрәҗәдә авыр булганын үз башына төшкән кеше генә белә, - ди травматолог Николай Карелов (рәсемдә).

Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев