Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылга бәйрәм килде

Мизиново авылында яшәүчеләр бу көннәрдә сөенешеп бетә алмый. Җәһәт кенә төзелгән өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктын (ФАПны) ачу тантанасы булды бит авылда. Мизиноволылар өчен көтеп алган бүләккә тиң кадерле пункт ул. Күбесе өлкән яшьтәгеләр гомер иткән авылның медицина хезмәтенә ихтыяҗы зур, билгеле. Нишлисең, олыгайгач чирләр үзләрен ешрак күрсәтә башлый. Бу авылдагы фельдшерлык...

Мизиново авылында яшәүчеләр бу көннәрдә сөенешеп бетә алмый. Җәһәт кенә төзелгән өр-яңа фельдшер-акушерлык пунктын (ФАПны) ачу тантанасы булды бит авылда. Мизиноволылар өчен көтеп алган бүләккә тиң кадерле пункт ул.
Күбесе өлкән яшьтәгеләр гомер иткән авылның медицина хезмәтенә ихтыяҗы зур, билгеле. Нишлисең, олыгайгач чирләр үзләрен ешрак күрсәтә башлый. Бу авылдагы фельдшерлык пункты Исак авылы халкын да кабул итә әле. Барлыгы 180 кешегә хезмәт күрсәтә икән Мизиново авылы фельдшеры Раиса Филянина. Авыруларны дәвалау белән бергә профилактика чараларын үткәрү дә керә аның эшенә.
Яңа ФАП ачылуына иң нык сөенгән кеше Раиса ханым үзе булды, дисәк дөреслектән тайпылмабыз, мөгаен. Элеккесе чын-чынлап искереп беткән бер бинада урнашкан булган. Күпме генә мичен яксаң да, җылынмый торган черек йортка, суны да чиләкләп ташырга туры килгән. Анда авыру кешене алып керүе үк оят иде, дип искә ала фельдшер элекке эш урынын.
ФАПны төзүчеләр салса, аның тирә-ягын ямьләндерүгә Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы көч куйган. Тимердән койма куеп, капка төбенә ташлар салып, тирә-ягына агачлар да утыртып өлгергән предприятие. Өлгерлек күрсәткәннәре өчен аларга пунктны ачу тантанасында рәхмәт әйтелде һәм хуҗалык директоры - Равил Бәхтияров район җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яңа ФАП ачу тантанасына район җитәкчелеге килде, байтак кына авыл халкы җыелды. Мизиноволылар алдында район җитәкчелеге вәкилләре чыгыш ясады, авыл халкын бәйрәм - өй туе бәйрәме белән котлады. Тантаналы төстә кызыл тасма киселде һәм яңа пунктның хуҗабикәсе аның ишекләрен ачты. Кунакларга яңа бина бүлмәләрен, медицина ярдәме күрсәтү җиһазларын, бала тудыру өчен җиһазландырылган бүлмәне бик теләп күрсәтте Раиса Филянина.
Әйтергә кирәк, районда сафка баскан яңа ФАПларның икенчесе инде бусы. Мондый күңелле чараны тагын 9 авыл өмет итә ала. Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү республика программасы буенча алып барыла. Ул 2016 елга кадәр дәвам итәчәк.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев