Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аш-су осталары ярышты

Иң тәмле аш пешерү осталары шәһәрнең 15, 3, 9нчы мәктәпләрендә эшли икән. 28 мартта мәктәп ашханәсендә эшләүче аш пешерүчеләрнең шәһәр мәгариф идарәсе ашханәсе базасында узган профессиональ осталык смотр-конкурсы ачыклады моны. Мәктәп ашханәләрендә эшләүче аш пешерүчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе узган елда оештырылмаган иде, шуңа күрә быелгысы тансык булды. Һәр мәктәп ашханәсе...

Иң тәмле аш пешерү осталары шәһәрнең 15, 3, 9нчы мәктәпләрендә эшли икән. 28 мартта мәктәп ашханәсендә эшләүче аш пешерүчеләрнең шәһәр мәгариф идарәсе ашханәсе базасында узган профессиональ осталык смотр-конкурсы ачыклады моны.
Мәктәп ашханәләрендә эшләүче аш пешерүчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе узган елда оештырылмаган иде, шуңа күрә быелгысы тансык булды.
Һәр мәктәп ашханәсе үзенчә әзерләнде бәйгегә. Берәүләр икенче аш итеп бирелә торган ризыкны кат-кат пешереп караса, икенчеләре камыр ризыкларын пешерүнең яңа ысулларын өйрәнергә тырышты. Бәйгенең темасы да кызык һәм бүгенге көн өчен үтә актуаль иде: җыеп кына әйткәндә, аш пешерүчеләрнең быелгы һөнәри осталык ярышы Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага багышланды. Өйгә эш буларак пешерелгән тортларда, бүтән төр камыр ризыкларында Универсиада символлары ярылып ята. Бәйгенең жюри рәисе, кулланучылар хокукын яклау инспекциясенең бүлек җитәкчесе Флюра Гаязетдинова белдергәнчә, катнашучыларның фантазиясе ифрат бай. Банкет блюдасы буларак (ярышның бу төрендә 15 мәктәп ашханәсе катнашты) пешерелгән тортларның ниндие генә юк: футбол кыры, шахмат тактасы, әкияти урман аланы, волейбол мәйданчыгы, барс рәвешендә ясалган һәм төрле тәмләткечләр белән бизәлгән бу ризыклар искиткеч матур һәм авыз суын китерерлек тәмле иде.
Бәйсез жюри өйгә эшне тикшергән арада 8 мәктәптән килгән аш пешерүчеләр мәгариф идарәсе кухнясында мәш килде. Аларның һәрберсе, үзенә эләккән билет соравына җавап итеп, кыска гына вакыт эчендә кул астында булган ризыкларны файдаланып, тәмле аш пешерде. Һәркайсы тырышты үзенчә, әмма 15нче мәктәп аш пешерүчесе Елена Егорова әзерләгән гөмбә белән тутырылган тавык боты иң тәмлесе дип табылды. Мәктәп укучыларын көн саен берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлаучы Еленага жюри хаклы рәвештә I урынны бирде. II урында - 3нче гимназиядән Лилия Ишметова, III урында - 9нчы лицейдан Мөнирә Җамалиева.
Банкет блюдалары арасында I урында - 5нче гимназия коллективы, II һәм III урыннарны 3нче гимназия белән «Мәктәп туклануы» комбинаты» ширкәте бүлеште.
Җиңүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйгене оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе - «Мәктәп туклануы» комбинаты» ширкәте директоры Гөлшат Хәлиуллина белдергәнчә, мәктәп ашханәсе аш пешерүчеләре Универсиада вакытында төрле илләрдән килгән спортчыларга хезмәт күрсәтәчәк. Мәктәп аш пешерүчеләре җәйге каникул көннәрендә Горький исемендәге заводта үткәреләчәк бәйгедә катнашырга чакыру алды.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев